Казларны чайкаган арада авылның “Өмет” ветераннар клубы җыр-биюдә осталыгын күрсәтте. Шунда ук корылган табын түрендә самавыр кайнап чыкты, һәркем тәм-том белән чәй эчте.
Гөлүзә Фаат кызы авылның балалар бакчасында 20 елдан артык тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Ике кызын кияүгә биргән хуҗабикә үзе дә чирек гасырдан артык килен хезмәте күрсәтеп яшәгән. Йорт кошларының төрлесенең холык-фигылен өйрәнеп өлгергән ул, 150шәр каз асраган чаклары булган. Берничә ел элек кенә үзләренең инкубаторын эшләткәндә аларга бәбкәләр алырга бөтен тирә-яктан килә торган булганнар. Иренең вафатыннан соң Гөлүзә ихатасында кош-корт санын бераз киметкән, шулай да быел, казларга өстәп, 40 бройлер чебеше, 25 тавык үстергән.
— Киләсе елга цесарка да асрарга ниятләп торам, бик талымсыз кош ул, — ди хуҗабикә. — Ихата тутырып кош-корт асрау өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авылыбыздагы “Өсән” хуҗалыгы җитәкчелеге пай җирләрен файдаланган өчен арпа-бодаен биреп тора.
Кичен Фәрухшиннар йортында бәйрәм дәвам итте, өмәчеләр хуҗабикә пешергән каз бәлешеннән авыз итте. Табын артында җыр-моң өзелмәде. Мондый өмәләр – күрше-күләнгә ярдәм итү белән беррәттән, яшь кызлар өчен осталык мәктәбе, борынгы йолаларга тугрылык үрнәге.
...Иртәгәсен авылда ямьле дә, күңелле дә каз өмәләре дәвам итте.