– Безнең максатыбыз бер – шиханнарны саклап калу. Бүген без аның кырыс, салкын шартларда да халыкны үзенә тартып тору көченә ия булуына инану һәм киләчәккә йөз тоткан конструктив чаралар планын билгеләү алдыннан тагын бер тапкыр күрешеп сөйләшү өчен җыелыштык, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Руфина Шаһапова. — Бүгенге сәяхәтне эчке туризм үсешенә бер өлеш буларак та кабул итәргә кирәк. Торатауга чимал буларак кына карарга ярамый. Шиханнарга турист, илсөяр күзлегеннән чыгып карарга, таулардан туган якның чын патриотларын тәрбияләү чарасы буларак та файдаланырга кирәк.
Урыс география җәмгыятенең Башкортстан бүлеге рәисе урынбасары Вячеслав Аброщенко да шул ук фикерне дәвам итте.
— Бу — Башкортстан гәүһәре, аның байлыгы. Диңгез төбеннән җир йөзендә кешеләр барлыкка килгәнче калкып чыккан бу гүзәл табигать һәйкәлен юкка чыгарудан саклап алып калырга кирәк, — диде ул.
Чарадан соң халык белән сөйләшүләр янәшәдә урнашкан Урман-Бишкадак авылы мәктәбендә дәвам итте.