+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2015, 21:08

“Туган җирем белән горурланам!”

Кичә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.Бу көнне бүләкләнгән 50 кеше арасында машина төзүчеләр, энергетиклар, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, фән эшлеклеләре һәм башкалар бар иде.

— Елны яхшы тәмамлыйбыз. Салым җыю, сәнәгать җитештерүе, инвестицияләр буенча былтыргы күрсәткечләрне узып киттек. Республика социаль өлкәдә барлык бурычларны үтәп килә. Башкортстан — Русия Федерациясендә ныклы һәм уңышлы төбәкләр исемлегендә икән, бу фәкать сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе, — диде Рөстәм Хәмитов.

Республиканың Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары оешмасы рәисе Марат Муллагалләмов “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде. Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, күп еллар дәва­мында ветераннар хәрәкәтен ныгытуга, өлкән буынның хокукларын яклауга зур өлеш кертүче аксакал чыгышында республика белән горурлануын белдерде.

Дүртөйле районының Мәскәү авылындагы “Миләш” балалар бакчасы мөдире Зөһрә Ахунова “Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре” исеменә лаек булды. Зөһрә Мәксут кызы бу өлкәдә 28 ел эшли. Бүген учреждениедә дүрт төркемгә 110 бала йөри. Балалар бакчасы республика, ил күләмендә узган бәйгеләрдә актив катнаша. Мәсәлән, быел “Русия балалары тынычлык өчен” бөтенрусия конкурсына җибәрелгән 32 рәсем һәм эшнең 17се җиңү китергән. Әйткәндәй, Башкортстаннан бу конкурста барлыгы 19 бала җиңгән, калган икесе Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә яши. Бакча районда өч ел рәттән мәктәпкә әзерлек буенча беренче урынны алып килә.

Илеш районындагы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Руфина Мифтаховага “Башкортстан Республикасының ат­казанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде, Русия Пенсия фондының Чакмагыш районы идарәсе белгече Римма Галиева бу көнне республиканың Мактау грамотасын алды. Аларның тәүгесе —25, икенчесе 41 ел стажлы белгеч.
Рөстәм Хәмитов бүләкләнүчеләргә сәламәтлек, уңышлар, тыныч күк йөзе теләде.
Читайте нас: