Авылдашлары турындагы хатирәләрне Фәрия әби үзләренең “Кызыл Герой” колхозы рәисе Мөхтәр бабай Зөбәеровтан башлады. Ул бик гадел, миһербанлы, шул ук вакытта таләпчән кеше булган. Ачлык-ялангачлык хөкем сөргән авыр елларда авылда беркем дә ачтан үлмәгән, урлашучылар, хөкемгә тарттырылучылар да булмаган. Партиянең район комитетында нинди генә шелтә алса да, ул үз авылында җәмәгать туклануы оештыра алган. Эштән соң халык көн саен барлык гаилә әгьзалары белән бергә ашханәдә бушлай тамагын туйдырган. Мөхтәр бабай җитәкчелек иткән елларда “Кызыл Герой” колхозының үз тегермәне, заманына күрә бай җиһазландырылган тимерлеге, сөт аерту, май сыгу заводы, йон һәм мамык тетү станы, ат, сыер, сарык һәм тавык фермалары була. Хуҗалык, районда беренче булып, “Миллионер колхоз” исемен йөртә башлый, озак еллар алдынгылыкны бирми, чөнки халык тырыш булган, ал-ял белми эшләгән.
— Әле дә күз алдында, — ди Фәрия Миңнеяр кызы. — Тол җиңги Фәгыйлә Фәйзуллина, шул тамак ялгау максатында һәм балаларны калдырырга урын булмаганлыктан, кыр казы кебек, җиде кызын ияртеп, утауга йөри иде. Ул гына да түгел, эштән соң алар кышын сыерга ашату өчен бодай басуын утаганда җыелган эт эчәгесен, башка чүп үләннәрен күтәреп, өйләренә алып кайта иде. Менә шулай яшәдек ул заманда. Без 1957 елда гына икмәкне туйганчы ашый башладык. Хәтердә, Сталин үлгән 53нче елда үзем колхоз рәисенә “Мөхтәр бабай, ашарга бетте”, дигәч, ул склад мөдиренә: “Гайфулла, 2 килограмм арыш оны бирерсең”, дигән кәгазь тоттырган иде. Онны ул шулай бер атнага җитәрлек итеп кенә бирә торган булган. Аның каравы, килгән кешеләрнең берсен дә борып чыгармаган, ярдәм иткән.
Кайгыртучан хуҗаның тагы да бер хәстәрлеге сокландыра. Колхозның саманнан салынган бер зур абзары була. Иген уңганрак елларда, кирәк булган чакта файдалану өчен дип ашлыкны кул җилгәргечләре белән чистартканда кала торган отходны шунда саклаганнар. Алабута һәм башка чүп үләннәренең орлыклары, сирәк-мирәк бодай, арыш, борчак бөртекләре булган шул калдыкны сорап килгәннәргә биргәннәр. Шуны җилгәреп, тегермәндә тартып, халык икмәк пешергән.
“Партизан” дигән кушаматы булган егәрле Сәләхетдин бабай Әхтәмовны да мактап телгә ала Фәрия Вәлиуллина. Күмәк хуҗалык оешкан дәвердә ул, барлык мөлкәтен биреп, тәүгеләрдән булып колхозга кергән икән. Күзләре мәңгелеккә йомылганчы эштә була. Шундый ук тынгысыз, булдыклы аксакал Хәлиулла Хәмитовның да колхоз оештырган өмәләрдән калганы булмаган. Ул печән чабучыларның чалгыларын чүкегән, ял минутларында мәзәкләр сөйләп көлдерә торган була.
Кызганычка каршы, ул авыр елларның шаһитлары инде юк диярлек. Бүген Фәрия әби яшендәгеләрдән бер генә ир-ат та калмаган. Кызлардан бердәнбер ахирәте, сыйныфташы Фәүзия Рәхимкулова бар. Ул да үз заманының уңган, хөрмәтле кешеләренең берсе булган.
— Мин авылдашларымны еш искә алам, алар белән горурланып яшим. Намаздан соң аларның рухына багышлап догалар укыйм, Аллаһы Тәгаләдән урыннары җәннәттә булуын сорыйм, — ди абыстай.
Фәрия Миңнеяр кызы үзе дә олы тормыш юлы үткән, күпне күргән.
— 15 яше тулганда колхоз рәисе Мөхтәр Зөбәеров Фәрияне арыш басуына алып килеп, кулларыннан тотып, урак белән ничек ашлык урырга, көлтә бәйләргә кирәклеген күрсәтә. Эшкә тиз өйрәнә кыз. Тагы да ике елдан печән чабарга да өлкәннәр белән бергә төшә башлый. Соңрак ул авылда берничә ел сыер сава, бияләр савып кымыз эшли. 1953 елда Фәрит Бикбулатов исемле егеткә кияүгә чыга. Тик алар сигез ел гына бергә яшәп өлгерә, Фәрит бик иртә вафат була.
1961 елдан башлап Фәрия Вәлиуллина Салават шәһәрендә яши. Биредә ул Салават нефть химиясе комбинатындагы иң зарарлы, аның каравы, иң зур хезмәт хакы түләнгән химия заводының 32нче цехында 20 ел эшләп хаклы ялга чыга. Соңгы егерме ел гомерен ул дингә бәйләгән. Аллаһның барлыгын, берлеген кабул итеп, Аның әмер һәм тыюларын үтәп, ак әбиебез бүген гыйбадәт ләззәтен тоеп яши, үзен бәхетле саный.