Рәсми өлештән соң эш секцияләрдә дәвам итте. “Башкортстанның нефть-химия территориаль кластеры – төбәк икътисадының яңа форматы”, “Стратегик чыганаклар өчен көрәш”, “Республиканың кече һәм урта бизнес предприятиеләренең хезмәттәшлек мөмкинлекләре” темалары буенча фикер алышулар аеруча җанлы үтте.
Форум кысаларында Башкортстанда нефть-газ тармагы өчен машина төзү һәм төзелеш-монтажлау кластерларын оештыру турында килешүләргә кул куелды.
Әйтергә кирәк, Башкортстан моңа кадәр дә нефть-химия сәнәгате үсеше буенча илдә алдынгы урыннарда килде. Кластерлар оештыру төбәкнең тармактагы позициясен тагын да ныгытачагына өмет зур.