+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2015, 21:29

Искелектән арынырга вакыт

Марс Галәветдинов, Денис Космылин, Руслан Рахмангулов, Марат Хәкимҗанов, Анна Хашпер — менә алар, җиңүчеләр! “Инновацияләр буенча юл күрсәтүче” дигән республика яшьләр белем бирү программасы кысаларында узган конкурста 50 кеше арасыннан нәкъ аларның проектлары иң яхшысы дип табылган. 2 декабрьдә сәләтле яшьләрне Хөкүмәт йортында бу олы җиңү белән Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов бүләкләде.

— Конкурс эшкуарларга, стартаперларга, яшь кешеләргә, студентларга идеяләрен үстерергә һәм алга этәрергә ярдәм итү йөзеннән булдырылды. Түләүсез белем бирү программасы эшкуарларны конкрет мәсьәләләр чишәргә, бизнес планы, йомгаклау документлары төзергә, аларны экспертлар, инвесторлар, менторлар алдында якларга өйрәтә. Шул рәвешле, яшь эшкуарлар үз проектларына башка күзлектән карый, аларның дөреслеген, әһәмиятен бәяли, — диде Дмитрий Владимирович.

Бүләкләнүчеләр үз проектлары белән таныштырды.

— Әле күптән түгел генә нефть — кыйммәт, ә электр арзан иде. Хәзер барысы да үзгәрде. Һәм предприятие җитәкчеләре электрга чыгымнарны ничек тә киметергә тырыша. Проектым нефть табышында электр энергиясен экономияләүгә багышланган, — диде Марат Хәкимҗанов.

Дмитрий Шаронов билгеләвенчә, программа быел февральдә старт алган, киләсе елда анда катнашучылар күбрәк булырга тиеш. Яңа проектларны гамәлгә ашыруга средстволар да бар, әмма эшкуарлар әле моңа әзер түгел. Мондый конкурслар эшкуарлыкны яңа югарылыкка күтәрергә ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде Премьер-министр урынбасары.
Читайте нас: