+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2015, 21:30

Кармакта – беренче трофей!

Бәкедән балык кармаклау сезоны Уфа балыкчысы Айдар Юлбарисов өчен уңышлы башланды/Балык тоту бик күпләрнең яраткан шөгыле санала. Ә кайберәүләр бу мавыгу белән кышын да аерылмый. Алар чатлама салкыннарда бәкедән дә балык кармаклау әмәлен таба. Мондый төркемгә караучылар өчен балык кармаклау вакытлыча күңел ачу чарасы гына түгел, күпмедер дәрәҗәдә яшәү мәгънәсе дә.

Уфа егете, “Башкортстан балыкчысы” берлеге әгъзасы Айдар Юлбарисов та шундыйлардан. Күптән түгел ул бәхетен беренче бозда сынаган. Һәвәскәр балыкчы казанышлары, тәэссоратлары турында “Кызыл таң” гәзите белән дә уртаклашты.

– Ибраһим авылы янәшә­сендәге Кызылга күленә бару уңышлы булды, – диде ул. – Маймычка чуртаннар, алабугалар капты. Үземә кирәгенчә генә кармаклап, калганнарын иреккә җибәрдем. Иң мөһиме – күл буенда дөнья мәшәкать­ләреннән ял иттем, табигать хозурлыгына сокландым. Мөгаен, башкалар да сулыкка балык өчен генә йөрмидер. Балык тоту – күңелле, шул ук вакытта, хәвефле шөгыль. Боз өстенә машина белән чыгу, язгы чорда юкарган боздан кармаклау күңелсез хәлләргә китерә. Моңа һәркем игътибар итсен иде. Икенче ел “Башкортстан балыкчысы” берлеге әгъзасымын. Без балыкны гадел юл, кармак белән һәм рөхсәт ителгән чорда гына кармаклауны хуплыйбыз. Сулыкларда очраган ятьмәләрне ярга чыгарып, яндырабыз, браконьерларга шелтә ясыйбыз. Табигать хөрмәткә юмарт җавап кайтаручан ул, шуны онытмасак иде.

Айдар сигезенче ел балык кармаклый. Егет киләчәктә дә яраткан шөгыленә тугры калмакчы. Аңа уңышлар теләп, балык тотып төшкән яңадан-яңа фотоларын көтеп калабыз.
Читайте нас: