+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2015, 22:17

Кемдә нәрсә, бездә – өй туе!

Шушы көннәрдә Хәйбулла районы үзәгендә “Башкортстан бакыры” җәмгыятенең бер төркем уңганнары яңа фатирларга күченде.Сер түгел, бүген торак мәсьәләсен хәл итү җиңел түгел. Фатир хаклары кыйммәт, ипотека кредиты “тешләшә”. Баш астында кыегы булмаганнар тулай торакларда, вакытлыча фатирларда яшәргә мәҗбүр. Шул ук вакытта, тормыш авырлыкларына карамастан, торак мәсьәләсе нәтиҗәле хәл ителгән мисаллар да бар. Әйтик, 64 фатирлы өч йорт Урал тау металлургиясе компаниясенең торак программасы кысасында төзелгән. “Башкортстан бакыры” җәмгыяте бу максатка 137,7 миллион сум юнәлткән. Шушы көннәрдә җәмгыятьнең бер төркем белгечләренә, яшь кадрларына тантаналы шартларда өр-яңа фатир ачкычлары тапшырылды.

Читайте нас: