+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2015, 21:15

Бүген — Русия Конституциясе көне

Бүген илдә мөһим дәүләт бәйрәме — Русия Федерациясе Конституциясе көне билгеләнә. Ул 1993 елда бөтенхалык тавыш бирүе нәтиҗәсендә булдырылды. Төп документның беренче нөсхәсе исә Кремльдә, ил Президенты китапханәсендә саклана.

Әлбәттә, узган вакыт эчендә Конституция аерым үзгәрешләр дә кичерде. Аерым алганда, ил Президентының һәм Дәүләт думасының вәкаләтләре вакыты үзгәртелде, башка кайбер төзәтмәләр булды. Русиянең Хезмәт кодексына 2004 елның 24 декабрендә кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, 12 декабрь хәзер ял көне дә булып тормый.

Хәер, Конституциянең төп асылы үзгәрешсез кала, ә аның Русия дәүләтчелеге үсешендәге әһәмияте исә елдан-ел арта гына бара. Шуның нәтиҗәсе буларак, Русия Конституциясе көнен тантана итү дә торган саен эшлеклерәк төс ала.

Мәсәлән, Уфа шәһәре хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, бәйрәм алды көннәрендә башкаланың үсмерләр клубларында истәлекле датага багышланган тематик очрашулар, түгәрәк өстәл утырышлары, викториналар, уен программалары, лекцияләр, иҗади конкурслар үткән. Мәгариф учреждение­ләрендә сыйныф сәгатьләре, укучылар конференцияләре, китап күргәзмәләре оештырылган.

11 декабрьдә исә башкаланың Октябрь районы хакимиятендә 50 һәм 60 ел бергә үрнәкле гомер кичерүче гаилә парлары тәбрикләнгән. Шушы ук көнне Ленин районында 14 яше тулган гражданнарга тантаналы шартларда паспорт тапшырылган. Бу көннәрдә истәлекле дата уңаеннан күпсанлы спорт һәм мәдәни чаралар да үтә.

14 декабрьдә Русия Конституциясе көненә багышланган Бөтенрусия халыкны кабул итү дә оештырылачак. Гражданнар белән башкарма власть һәм урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре очрашачак.
Читайте нас: