+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2015, 22:23

“Халык фикерен” халык үзе белә микән?

Гомәр яткылыгын үзләштерү мәсьәләсе “түгәрәк өстәл” утырышына чыгарылды.Башкортстан “Сода” компаниясенең, яңа чимал чыганаклары буларак, Торатау-Йөрәктау шиханнарына өмет итүе җәмәгатьчелек тарафыннан зур ризасызлык тудырды. Компания — илебез икътисадында стратегик әһәмияттәге предприятиеләрнең берсе. Русия сәүдә базарындагы кальцийлы соданың 70 проценты Башкортстандагы “Сода” компаниясенә туры килә. Һәм шуңа күрә аның җитештерү мөмкинлекләрен саклап калуга власть органнары зур әһәмият бирә.

Соңгы 10 елда “Сода”, әлеге вакыттагы чимал чыганагы чикләнгәч, яңа яткылыклар эзли башлаган иде. Эш шунда, берничә дистә еллар чимал белән тәэмин иткәннән соң бүген Шахтау үз ресурсларын киметте һәм тирән котлаванга әверелде. Белгечләр 2019 елга биредә чимал бөтенләй бетәчәк, дигән фикердә. Сәнәгатьчеләр, шул рәвешле, яңа чыганак буларак, Торатауга тукталган иде. Әмма аларның мондый карары республика халкында зур ризасызлык тудырды. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның әлеге табигать һәйкәлен саклап калу яклы булуын башкортстанлылылар хуплап каршы алды. Әйткәндәй, сорау алу мәгълүматларына караганда, республика халкының 70 проценттан күбрәге әлеге шиханнарны табигать һәйкәле буларак саклап калу ягында. Рөстәм Хәмитов кушуы буенча шул төбәктә “Сода” өчен альтернатив чимал чыганагы эзләү буенча эш башланды. Ишембай райо­нының Гомәр авы­лыннан берничә чакрым ераклыктагы ят­кылык сода җитеш­терү­че­ләр өчен альтернатив чыганак буларак карала. Шушы көннәрдә биредә развед­калау эшләренә әзерлек башланган иде. Әмма Гомәр авылы халкы бу урынның үзләреннән ерак булына карамастан, геология-разведкалау эшләренә карата ризасызлык белдерде.

Урындагы халыкның каршылыгы нәрсәгә нигезләнгән? Компания өчен яңа чимал чыганагы табылган очракта ул тирә-як мохиткә зыян китерәчәкме? Социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, урындагы халыкны эш белән тәэмин итүдә нинди роль уйнаячак? Район хаки­миятендә республиканың әлеге мәсьәлә белән бәйле министрлык һәм ведомство җитәкчелеге, галимнәр, җәмәгатьчелек, белгечләр һәм авылы активистлары катнашлыгында узган “түгәрәк өстәл”дә әлеге сорауларга җавап эзләнде.

Белгечләр, галимнәр урындагы халык белән берничә тапкыр очрашып, Гомәр авылында яшәүчеләрне кызыксындырган сорауларга җавап биргән. Шунысын да ассызыкларга кирәк, Гомәр яткылыгының “Сода” компаниясенә альтернатив чимал чыганагы буларак каралуын Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та хуплады.

“Гомәр авылында яшәүчеләргә ниндидер техноген басым ясалмаячак. Әлбәттә, биредә яшәүчеләр эш белән тәэмин ителәчәк. Әлеге вакытта авылда эш яшендә булган кешеләр 86га җитә. Хәзер аларның бер өлеше геология-разведкалау эшләренә җәлеп ителәчәк. Калганнары, билгеләнгән планнар тормышка ашса, карьерда эшкә урнаштырылачак, — дигән иде Рөстәм Зәки улы республика, шәһәр һәм районнарның киң мәгълүмат чаралары вәкилләре белән күптән түгел үткән очрашуда.

Ничек кенә булмасын, Республика Башлыгы төрле дәрәҗәдәге галим-белгечләрнең, экспертларның фикерен тыңламыйча һәм кат-кат үлчәмичә болай дип белдермәс иде. Әмма, барлык каршылыклы мәсьәләләр хәл ителеп, урындагы халык белән уртак тел табылды дигәндә, Гомәр авылындагы янә сүнеп барган “учак”ка кемдер “яңа куз” ташлады.
Читайте нас: