+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 декабрь 2015, 21:43

Бурычыңны түләмәсәң, “права”ң белән саубуллаш!

15 гыйнвардан суд приставлары бурычлары 10 мең сумнан арткан кешеләргә водитель таныклыгын файдалануны вакытлыча чикләү турында карар чыгара алачак. Чикләү акча тулысынча түләнгәнче гамәлдә булачак. Русия Президенты кул куйган “Русия Федерациясенең “Башкару производствосы турында” Федераль законына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон моңа нигез булып тора. Аңа ярашлы, суд приставына суд актларын үтәгәндә — бурычлының кайбер хокукларын чикләү турында карар чыгару, ә башка органнарның яисә вазыйфалы кешеләрнең актларын үтәгәндә бурычлыга шундый чикләү билгеләү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итү вәкаләте бирелә.

Бу яңалык, беренче чиратта, башкару производстволары буенча бурычларны ирекле түләүне дәртләндерүгә юнәлтелгән. Водитель таныклыгыннан “көтмәгәндә” язмас өчен Суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе рәсми сайтындагы “Башкару производстволарының мәгълүматлар банкы”нда бурычларыгыз турында белә аласыз. Шунда ук бурычларны электрон түләү системалары ярдәмендә түләргә мөмкин.

Киләсе елның 15 гыйнварыннан алимент түләүләре; сәламәтлеккә китерелгән зыянны кайтару; туйдыручының үлеменә бәйле зыянны кайтару; җинаять юлы белән милеккә китерелгән зыянны һәм (яисә) әхлакый зыянны кайтару; балаларны тәрбияләү буенча башкару документы таләпләрен үтәмәү; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен тәгаенләнгән административ штрафны түләү таләбен үтәмәгән өчен суд приставлары махсус хокукларны чикләү турында карар чыгара ала. Кайбер төр бурычлыларга водитель хокукларын чикләү янамый.

Әгәр дә транспортка идарә итү хокукы чикләнгән бурычлыны руль артында тотсалар, аңа 50 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза яисә бер елга водитель таныклыгыннан мәхрүм ителү яный.
Читайте нас: