Бүген никахка керергә теләүче үсмерләрнең минималь яше – 16. Шул ук вакытта, республикада өйләнешүче парларның берсе 14-16 яшьтә булганнарның никахын теркәү очраклары да бар. 2012 елда – 11, 2013 елда – 14, былтыр шундый 21 никах теркәлгән, ләкин никахның законлылыгы мәсьәләсе һәрвакыт ачык кала. Тәкъдим ителгән закон проекты бу хәлне көйләячәк дип көтелә. Комитет әгъзалары аны Дәүләт җыелышына тикшерүгә тәкъдим итте.
Законга кертелгән үзгәрешләр өйләнешүчеләрнең минималь яшен билгели, бу – 14 яшь. Шул ук вакытта, мондый никах аерым шартларны исәпкә алып кына теркәлергә мөмкин. Карарлар кабул итү процессында опека һәм попечительлек органнарының мәҗбүри катнашуы күз уңында тотыла. Өйләнешергә ризалык бирү буенча карарлар кабул итү вәкаләтләре Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетына бирелә.
– Республикада бу яшьтә өйләнешүчеләр саны күп түгел. Ләкин мондый күренеш бар икән, димәк, аны хокукый нигездә җайга салырга кирәк, – дип белдерде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Республика законнарына кертеләчәк үзгәрешләр балигъ булмаган яшьтәгеләрнең өйләнешүен хуплый дигән сүз түгел. Киресенчә, алар анык тәртип урнаштырачак һәм ул махсус хәл-шартлар килеп туган аерым очракларда гына (йөклелек, бала туу) эшли башлаячак. Шул ук вакытта, власть органнары һәр конкрет очракны игътибар белән тикшерәчәк: опека һәм попечительлек органнары катнашачак, тикшерү органнары тиешле тикшерүләр үткәрәчәк, Юстиция эшләре буенча комитет соңгы карарны кабул итәчәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: балигъ булмаган яшьтәгеләрнең өйләнешүенә ризалык бирү тәртибен җайга салу буенча дәүләт вәкаләтләре Федерация субъектларына бирелгән. Бу очракта сүз Башкортстанның законнар чыгару буенча вәкаләтләрен тиешенчә гамәлгә ашыруы турында бара.