+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2015, 21:44

Шиханнарга карап туеп булмый!

Фоторәссамнар эшләрендә әлеге табигать гүзәллеге бар тулылыгында чагылыш тапкан.“Облака” хәзерге сәнгать үзәгендә үзенчәлекле фотокүргәзмә ачылды. Сәнгать сөючеләр игътибарына тәкъдим ителгән 70 экспонатта — табигать матурлыгы, кеше аягы басмаган төбәкләр, кыргый хайваннар дөньясы, ирекле кошлар очышы.

Күргәзмәгә чын мәгънәсендә аяк басабыз. Беренче фото идәнгә үк төшерелгән. Хозур табигать күренешен тотып алган фотограф — Рәиф Бадыйков.

— Башкортстаныбыз бик гүзәл һәм бу гүзәллек саклауга мохтаҗ! — ди күргәзмәне оештыручыларның берсе.
Күргәзмәдәге фотолар — “Первозданная Россия” конкурсына тәкъдим ителгән эшләрнең бер өлеше генә. Аларга төрлечә багып була: кайберсе күргәзмә залындагы экранда, берничәсе — баннерлар, картиналар рәвешендә эленгән. Зурлыгы һәм эчке матурлыгы, тулылыгы белән җәлеп итеп торганы —Андрей Пестрецов төшергән Шихан таулары.

— Бу фотога — Шиханнарга карап туеп булмый. Күпме генә карасаң да яңадан-яңа детальләр ачыла, — диде күргәзмәне рәсми рәвештә ачкан Русия география җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Камил Җиһаншин. Камил Фарухша улы сәнгать сөючеләрне күргәзмә ачылу белән тәбрикләде һәм фотографларны активрак булырга, үз эшләрен күрсәтә белергә әйдәде.

Ә активларга — Андрей Коротнев, Андрей Лукошин, Рәиф Бадыйков, Рамил Килмәмәтов, Андрей Пестрецов, Геннадий Марченко, Олег Меньков, Рамил Йосыпов (аларның эшләре конкурста катнашу өчен сайланган) рәхмәт сүзләре җиткерелде. Конкурс-фестивальне оештыручылар — Федераль җыелышның Федерация Советы белән Русия география җәмгыяте.
Читайте нас: