+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2015, 21:52

Кешеләр өчен эшләү шулай була!

“Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында алты ай эчендә генә республикада 854 объект төзелгән һәм төзекләндерелгән.“Бердәм Русия” партиясенең июнь аенда старт алган “Эшлекле гамәлләр” проекты республика халкын яңадан-яңа мөһим социаль объектлар белән сөендерүен дәвам итә. Бу җәһәттән шушы көннәрдә генә Уфаның Калинин районында берьюлы дүрт балалар мәйданчыгында төзелеш эшләре тәмамланды.

Шакша микрорайонының Мәләвез урамындагы 27нче, 29нчы һәм 31нче йортлар ихатасында калкып чыккан чираттагы балалар мәйданчыгын ачу тантанасы чын-чыннан олы бәйрәмгә әверелде. Әлеге йортларда яшәүчеләрне тәбрикләргә һәм шатлыкларын уртаклашырга Калинин районы хакимияте башлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы Советы секретаре Сергей Кожевников, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Михаил Бугера һәм Азамат Лотфуллин килделәр.

— Бүгенге ихата бәйрәме үзенчәлекле, чөнки без аның кысаларында яңа балалар уен мәйданчыгын ачабыз. Ул беркайчан да буш тормас һәм Шакша бистәсендә яшәүчеләр аңа сакчыл карашта булыр дип ышанам, — диде чыгышында Сергей Кожевников.

“Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында төзелгән уен мәйданчыклары район балаларын Касимовская, 10, Сельская, 6, Сосновская, 6 адресы буенча урнашкан йортлар ихаталарында да көтә. Якын чорда шулай ук Мушников урамындагы 157нче мәктәп территориясендә яңа спорт мәйданчыгы калкып чыгачак. Әлеге объект өчен нигез әзерләнгән дә инде һәм шушы көннәрдә биредә конструк­цияләрне җыю башланачак.

Янә килеп, проект кысаларында Ирек урамындагы сквер төзекләндереләчәк. Әлеге вакытта анда аллеяга брусчатка түшәлгән, 20 төп чыршы утыртылган. Якын чорда исә скверда фонарьлар һәм коелган утыргычлар урнаштырылачак.

Гомумән, “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле га­мәлләр” проекты кысаларында шушы рәвешле эш бөтен республика күләмендә бара. Проектның кураторы Александр Самсонов белдерүенчә, узган вакыт эчендә проект кысаларында республикада 854 объектта эш башкарылган. Аларны тормышка ашыру өчен 219 миллион сум юнәлтелгән. Шул исәптән 150 миллион сум республика, 35 миллион сум район һәм шәһәрләр казнасыннан бүленгән. 34 миллион сум — халык үзе җыйган һәм иганә акчалары.

Җәмгысы исә шушы вакыт эчендә район һәм шәһәрләрдә гражданнарның 944 җыены үткән. Аларда якынча 34 мең кеше катнашкан. Гражданнар җыеннары барышында 1600­ләп заявка кабул ителгән һәм югарыда билгеләнүенчә, аларның яртысыннан күп өлеше тормышка ашырылган да инде.

Калган заявкаларга кил­гәндә, мәгълүм булуынча, күптән түгел “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе Сәяси Советы секретаре Константин Толкачев “Эшлекле гамәлләр” проектының алдагы елда да мотлак дәвам иттереләчәге турында белдерде. Шулай икән, 2016 елда калган заявкалар буенча да эш дәвам итеп, калкып чыгачак яңа төзелешләр республика халкына күпсанлы шатлыклы мизгелләр өләшер, дияргә кирәк. Ихтимал, республикада үтүче халык җыеннары мөһим социаль әһәмияткә ия башка заявкаларны да ачыклар.
Кыскасы, “Бердәм Русия” партиясе, чын-чыннан кешеләр өчен эшләү үрнәге күрсәтә. Ә “Эшлекле гамәлләр” проекты әлеге стратегияне тормышка ашыруда мөһим инструмент булып тора.
Читайте нас: