Беренчедән, кеше үзенең хәмергә бәйлелеген танырга теләми. Икенчедән, үзе бу чирне дәвалый алачагына ышана. Өченчедән, исерек чакта зур канәгатьләнү, шатлык, бәхет хисе китергән бу чир белән күпләр йөрәге туктый яисә бавыры өзелә башламас борын аерылышырга теләми. Дүртенчедән, якыннары һәм танышларыннан проблеманы яшерәләр, шуның белән упкынга тагын да ныграк якынлашалар. Бишенчедән, аларның асылы икегә аерылган, аңнарында ике капма-каршылык сугышы бара: ташларгамы — юкмы? Алтынчыдан, күпләр табибларга ышанмый. Соңгы вакытта аларның дәвалары теләгән нәтиҗәне бирми, кеше икенче көнне үк эчә башларга мөмкин. Һәм соңгысы — дәвалану өчен акча юклыгы.
Минем баштан боларның барысы да кичте. Проблеманы танырга теләмәдем, “үзем ташлыйм” дип туганнар белән талашып беттем, табибларга ышанычым юк иде, аннары акча да булмады. Аракыга табылса да, дәвалануга аны озак эзләргә туры килде.
Шуны гына әйтергә телим: ике көн рәттән спиртлы эчемлек кулланасыз икән, сез — инде хәмер алдында тез чүккән кеше. Моны тану авыр, ләкин бу, чыннан да, шулай. Бераздан “запой” өч, аннары биш көнгә, бер, ике атнага, бер ай, гомер буена сузылуы мөмкин. Яшисегез килсә, барыбер бер ташларга туры килер, никадәр иртәрәк ташлыйсың, шулкадәр озаграк яшисең. Шул гына. Калганын үзегез карагыз.
Ярты ел эчмәгәч, кеше булган бу, дип, сүзләремә ышанмыйча. мыек астыннан елмаючылар да табылыр. Яшермим, туганнар да әлегә ышанып җитми, хатыным, эштән соңрак кайтсам, күзләремә тутырып карый, күзе-башы тонган элекке Өлфәтне күрүеннән курка. Юк, егетләр, мин әле яши генә башладым, кабергә керергә ашыкмаска булдым.
Өлфәт ИСЛАМГӘРӘЕВ