+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2015, 22:06

Очкыннардан Йолдыз кабына!

9 яшьлек Айсылу Даутова — кул эшләре остасы. Үзе әйтмешли, бәләкәй чагыннан төсле кәгазьдән могҗизалар тудыра. Квиллинг белән шөгыльләнә. Бу һөнәргә аны Хәйбулла районының балалар иҗат йортында укытучы булып эшләүче әнисе Илсөя өйрәткән.

— Район, республика күргәзмәләрендә, Мәгариф министрлыгы оештырган конкурсларда катнаштым. Былтыр кәгазьдән ясалган самоварым республикада — икенче, Русиядә өченче урынга лаек булды, — ди кыз.
12 яшьлек Фәнзил Гайнетдинов — Дуван районы Мәсәгуть авылыннан. Ул — районның данлыклы шахматчысы. Шашкада да яхшы уйный, һәм, әлбәттә, математика фәненнән дә беренчелекне бирми. Егетне шахмат уйнау белән укытучысы Нәркәс Ахунова мавыктырган.

Дүртөйледән Алсу Бәширова, Ярмәкәй районыннан Диана Әхмәтшина, Нефтекамадан Екатерина Бобылева, тагын әллә күпме сәләтле балалар Урыс дәүләт академия драма театрына нигә җыелган соң?

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары “Комсомольская правда” гәзите башлангычы белән үтеп барган елда зур уңышларга ирешкән балаларны әлеге театрда тәбрикләде. Бәйрәмгә герой-балалар, яшь талантлар, спортчылар, олимпиада, конкурс-фестивальләрдә җиңүчеләр, музыкантлар, бер сүз белән әйткәндә, башкаларга үрнәк булырлык үсмерләр чакырылган иде. Аларны Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, аның урынбасары Йомабикә Ильясова, барлыгы 20ләп депутат котлады һәм Корылтайның 20 еллыгы уңаеннан булдырылган “Башкортстан очкыннары” дигән балалар премиясен, бүләкләр тапшырды.

— Сез, очкыннар, тиздән йолдызлар булып үсәчәксез. Сез безгә бик тә кирәк! — диде Константин Борисович, яшьләргә соклануын яшермичә.
Читайте нас: