+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 декабрь 2015, 01:06

Тагын да яхшырак эшләргә!

Кичә республика Башлыгы Хаки­мияте җитәкчесе Сергей Молчанов бер төркем хезмәт алдынгысына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында төзү­челәр, икътисад, мәдәният, мәгариф, киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм башкалар бар иде.

— Бүген бу залга хезмәт эшчән­лекләрендә зур уңышларга ирешкән фидакарьләр җыелды. Республика үсешенә зур өлеш кертүчеләр буларак, сез яшьләр өчен матур үрнәк булып торасыз. Икътисадтагы катлаулы шартларга карамастан, Башкортстан елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. Күп өлкәләрдә үсеш күзәтелә, рес­публиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге арта. Кайбер икътисади күрсәткечләр буенча без илдә алдынгылар исәбендә, — диде Сергей Молчанов.

Ул бигрәк тә быел республиканың ШОС һәм БРИКС саммитларын яхшы әзерлек белән каршылавын һәм ил Президентыннан лаеклы бәя алуын ассызыклады. Аз гына вакыт эчендә башкалада бик күп күркәм объектлар калкып чыкты, бүген алар халыкка хезмәт итә.

Бу көнне алты кешегә “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде. Алар арасында 40 ел гомерен циркны үстерүгә багышлаган Уфа дәүләт циркының баш администраторы Рима Шакирова да бар иде. Каләмдәшебез, шагыйрь, журналист, “Тулпар” журналының шигърият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире Мөнир Вафинның шушы исемгә лаек булуы безнең өчен аеруча зур шатлык.

— Мин гомерем буе иҗат эчендә кайныйм. Беренче көннәреннән “Өмет” гәзитендә, аннары “Тулпар” журналында эшләдем, аларның нәшер ителә башлавында минем дә өлешем булуына, бүген халыкның яраткан басмаларына әйләнүенә, язылып укуларына сөенәм. Әлеге дәрәҗәле исемнең нәкъ Әдәбият елы тәмамланганда бирелүе исә үзе зур куаныч, — диде ул.

Танылган җырчы, “Туган тел” телеканалы редакциясенең режиссер-куючысы Гүзәл Әхмәтова “Башкортстан Республикасының атказанган артисты” исемен алды.

— Узып баручы ел минем өчен аеруча уңышлы булды. Бер-бер артлы концертлар куйдым, аларны тамашачыларым яратып кабул итте. Мин үземне белә-белгәннән бирле сәхнәдә, республика халкына хезмәт итәм. Бу бүләк тагын да чәмләнебрәк эшләргә дәрт бирәчәк, — диде ул.

Чарада 14 кешегә республиканың Мактау грамотасы тапшырылды. Алар арасында “Башкортостан” гәзите редакциясе корректоры Зөлфия Сәгыйтова, Чакмагыш һәм Авыргазы районнарының Балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре тренер-укытучылары Ранис Баянов белән Рәис Гыйззәтуллин да бар иде.
Читайте нас: