+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2015, 21:41

Батырлык көн дә кирәк

Русия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы оештырылуга 25 ел тула. Федераль янгын сүндерү хезмәтенең 22нче отряды 21 ел дәвамында башкалабыз Уфаны янгыннардан һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклауны тәэмин итә. Хезмәтен лейтенант званиесендә каравыл начальнигыннан башлаган һәм Русиядәге иң зур гарнизоннарның берсенең җитәкчесе булу дәрәҗәсенә ирешкән эчке хезмәт полковнигы Рәсим Абдуллинның кул астындагы отряд составына 17 подразделение керә. Алар – шәһәр районнарында янгын хәвефсезлеген тәэмин итүче частьлар, шулай ук ярдәмче бүлекчәләр, ә су объектларында махсус “Стерегущий” катеры.

Читайте нас: