Авылның иң төзек урамнарының берсендә урнашкан Мостаевлар йорты янында иртән үк җанлылык сизелде. Гаилә башлыгы Рудил Сәлимҗан улы гомерен намуслы хезмәттә үткәргән: элекке “Кызыл байрак” колхозында бригадир булып хезмәт салды, аннары авылда кулланучылар җәмгыятенә караган сәүдә челтәрен җитәкләде, пенсиягә якынлашканда исә аңа “Башкир-агроинвест” җәмгыятендә ашлык амбары мөдире вазыйфасын йөкләттеләр. Флүрә Фәнил кызы хезмәт эшчәнлеген колхозда хисапчы сыйфатында башлап, Түреш авыл биләмәсе хакимиятендә эшләр идарәчесе булды. Мостаевларның җәмәгать эшчәнлегендә кайнап, үзләрен авыл активистлары итеп танытуын да билгеләргә кирәк.
Рудил, мәсәлән, дүрт чакырылыш дәвамында авыл Советы депутаты итеп сайланды. Флүрә даими рәвештә төбәкнең сайлау комиссиясе составына керә. Рудил белән Флүрә татулыкта һәм берлектә 34 ел гомер кичереп, ике кыз Айгөл һәм Гөлназны тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар үз тормышы белән яши.
Бу гаилә тормыш-көнкүреше белән дә авылда үрнәкле санала. Йорт-җирләре ныклы, абзар-куралар төзек, мал-туар, кош-корт белән тулы. Сыер маллары, сарыклар ишле, янә дә быел, мәсәлән, 30 үрдәк, 40 каз үстергәннәр. Кыскасы, абруйлы гаилә. Шуңа да Мостаевлар каз өмәсе үткәрә икән, дигән хәбәр ирешү белән авыл халкы дәррәү алар йортына ашыкты.
“Каз өмәсе” йоласының төп мәгънәсе — халкыбызда, бигрәк тә яшь буында хезмәткә олы ихтирам, хөрмәт тәрбияләү. Авыл йортына муллык тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә килә. Әлеге хакыйкать бәйрәм барышында бөтен тулылыгы белән ачылды. Әйтик, эшкәрткәннән соң казларны үлчәп карадылар — биш килограммнан җиңелрәге табылмады. Хезмәтнең нәтиҗәсе менә кайда беленә. Аннары, каз өмәсе анда катнашучыларның эшкә осталыгын да күрсәтеп тора.
Әйтергә кирәк, Түреш авылында шәхси хуҗалыклар шактый зур үсеш алган. Атап әйткәндә, кош-корт, мәсәлән, һәрбер ихатада асрала. Түреш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рима Мусина бу уңайдан Динара һәм Ринат Сәйфуллиннар, Нәзифә һәм Риф Гайнетдиновлар, Рүзилә һәм Динар Дәүләтбаевлар гаиләләрен билгеләп үтте.
Гомумән, мондый киңкүләм чараларны Бүздәк районында үткәрә беләләр, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Түрештәге чарада район хакимияте башлыгы урынбасары Графит Шакиров, Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Фидрат Ямалетдинов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова, Татар тарихи-мәдәни үзәк җитәкчесе Гүзәл Гәүһәрова катнашуы аңа мәртәбә өстәде.
Түрешкә күрше төбәкләрдән мәдәният хезмәткәрләре дә килгән иде. Әлфәрит Насыйров җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле үзе генә ни тора! Түреш мәдәният йорты каршында эшләп килгән Фәнүзә Әхмәтшина җитәчелегендәге “Асылъяр” хатын-кызлар вокаль төркеме чыгышы да бәйрәм бизәге булды. Түреш мәктәбе укучылары өчен исә ул хезмәт осталыгы дәресенә әверелде.
Мостаевлар йортында бәйрәм мул табын артында кичкә кадәр дәвам итте.