+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 декабрь 2015, 14:35

Бәйрәм фаҗигасез үтсен!

Моның өчен һәркемнән игътибарлы һәм уяу булу таләп ителә.Быел Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 25 ел тулды. Республикада “25 изге эш” акциясе кысаларында шушы датага багышланган төрле хәйрия һәм социаль юнәлешле чаралар узды, Стәрлетамак шәһәрендә республикада беренче “Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар аллеясе” барлыкка килде.

Яңа ел бәйрәмнәрен хәвеф-хәтәрсез генә үткәреп җибәрим дисәгез, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Бу теләкне Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе баш дәүләт инспекторы урынбасары Эдуард Идрисов җиткерә. Бүген бу хезмәт бәйрәм көннәренә, каникулларга ныклап әзерләнә: мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренә тәкъдимнәр белән хатлар җибәрелә, Яңа ел бәйрәмнәре үтәчәк урыннарга рейдлар оештырыла, пиро­техник эшләнмәләр сатылган сәүдә нокталары тикшерелә. Әйткәндәй, янгын сүндерү­челәрнең эш күләмен шуннан чамаларга мөмкин: быел республикада 687 объектта бәйрәм чаралары планлаштырылган. Чара үткән көннәрдә янгын хәвефсезлеге хезмәткәрләре әлеге объект­ларда кизү тора.

Янгын сүндерү идарәсе хезмәткәрләренең үзәгенә үткән проблема, әлбәттә, пиротехник эшләнмәләр. Республикада аларны саклау — 1, сату 71 объектка рөхсәт ителгән. Бу һөнәр ияләре сертификаты булган, кеше гомере өчен куркыныч тудырмаган петардалар, салютлар, фейерверклар сатуны тиешле урыннарда гына оештыру өчен көрәшә. Базарлардан, кеше кулыннан алмаска киңәш итә. 2011 елда — 3, 2012-13 елларда икешәр янгын нәкъ шулар аркасында чыккан. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә соңгы ике елда петардаларга бәйле ут казасы теркәлмәгән. Ләкин кешеләрнең имгәнү очраклары күп.

Воронеж өлкәсендә урнашкан психоневрологик интернат­тагы фаҗигадән соң (бу янгында 23 пациент һәлак булды) республикада социаль учреж­дениеләрдә янгын хәвеф­сезлеге аерым контроль­гә алынган.

— Әлеге вакыйгадан соң без социаль учреждениеләргә игътибарны көчәйттек. 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр бердәм тикшерүләр, шул исәптән кичке вакытта да, үткәрәчәкбез. Тикшерүне урын­дагы үзидарә органнары, Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра. Чаралар кешеләр тәүлек әйләнәсенә яшәгән социаль учреждение­ләрдә үтәчәк, аларның саны — 347, — диде Эдуард Идрисов.

Соңгы вакыттагы статистика күрсәтүенчә, ел саен гыйнварның тәүге декадасында янгыннар саны — ике, анда үлүчеләр саны өч тапкыр арта. Бу чорда Русиядә тәүлегенә 730га кадәр янгын теркәлә, 900дән артык кеше җан тәслим кыла. Янгыннарның төп сәбәп­ләре: ут белән саксыз эш итү, исерек килеш тәмәке тарту, электр җиһазларын һәм мичләрне файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдә­ләрен бозу. Әйтик, былтыр 1-11 гыйнварда чыккан 119 янгында 18 кеше һәлак булган, 8е имгәнгән. Дүрт янгын берьюлы берничә кешенең гомерен өзгән. Унбер янгынга — ут белән саксыз эш итү, алтысына электр приборлары­ның төзек булмавы, икешәр янгынга балалар шуклыгы һәм мичләрнең дөрес эшләмәве һәм башкалар сәбәпче. 12 мәрхүм — исерек, дүртесе тирән йокыда була.

Кагыйдә буенча, янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына шәһәр эчендә — 10 минутта, авылларга 20 минутта килеп җитәргә тиеш.

— Бу кагыйдә бозылмый. Безгә еш кына янгын сүндерү машинасы озак килде, сулары юк, кешеләре исерек иде, дигән тузга язмаган сүзләр ишетергә туры килә. Әлбәттә, көткән чакта вакыт озак сузылган кебек, 20 минут бер сәгатьтәй тоела ала. Суга килгәндә, машинага салынган ике тонна су дүрт минут эчендә сибелеп бетә. Аннары икенче машина килеп җитә. Шуны да белеп торсыннар иде. Янгыннан кайткач, хезмәткәрләр иң элек машинага су тутырып куя, аннан аны юа, аннан соң гына үз­ләрен хәстәрли, — ди Эдуард Идрисов.

Соңгы вакытта сыекландырылган газ тутырылган баллон кулланып түшәм эшләгәндә шартлаулар һәм янгыннар саны артты. Статистика күрсәтүенчә, ил буенча ел саен торак йортларда газ баллоннары шартлау очраклары күзәтелә. 2012 елда — 33 шартлау, 2013 елда — 37, былтыр — 6, ә быел 9 шундый очрак теркәлгән. Русия Федера­циясендә янгынга каршы режим кагыйдәләренә ярашлы, торак йортларда 5 литрдан артыграк күләмдә сыекландырылган газлы баллоннар саклау тыела. Идарә итү компа­нияләре фатир хуҗаларының саксыз кыланышларына бармак аша карарга тиеш түгел. Ә түшәм эшләргә квалификацияле белгечләрне генә җәлеп итү зарур.

Гомумән алганда, быел республикада 3881 янгын чыккан, аларда 271 кеше, шул исәптән 13 бала, һәлак булган, 230 кеше җәрәхәтләнгән. Куанычлысы шул, агымдагы елда былтыргы белән чагыштырганда, янгыннар санының 170 очракка кимүе күзәтелә, үлүчеләр саны — җидегә, имгәнүчеләр 52гә азрак. Саннар кимүгә таба, ләкин барыбер янгыннар чыгып тора, кешеләр һәлак була. Сәла­мәтлегебез дә, хәвефсез­легебез дә бары тик үзебезгә генә бәйле.
Читайте нас: