+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 гыйнвар 2016, 02:00

Бөтендөнья тынычлык көне

1 гыйнварда билгеләнүче бу көнне Ходай Тәгаләдән бөтен сугышларны туктатуны һәм Җир шарына тынычлык иңдерүне сорыйлар.

Тынычлык планета халкының күпчелеге өчен тормыш чынбарлыгы булса да, дөньяда атышларның тынып торганы юк әле. Тынычлык кайбер илләрдә яшәүчеләр өчен татлы хыял гына булып кала. Ел саен билгеләп үтелүче Бөтендөнья тынычлык көне миллионлаган кешене тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә.

Тынычлык ул -- сабыйлар елмаюы, ак каеннар шавы, кошлар сайравы, кешеләрнең бер-берсенә изге теләкләр теләве, хезмәттән ямь һәм тәм табып сөенүе. Без боларның барысын да тоябыз, чөнки илебез тынычлык яклы. Безнең өчен тынычлык -- иң кадерле, иң изге, иң газиз олы сүз. Туган илебез -- бәхет йорты. Без аның тынычлыгын саклаучылар. Ата-бабаларыбыз аны миллионнарча корбаннар бәрабәренә кан коеп яулап алды. Юк, без сугышны күрмәдек, әмма сугыш афәтенең никадәр коточкыч, дәһшәтле булуын беләбез, чөнки сугыш бетүгә 70 ел үтүгә карамастан, өлкән буыннарга ул салган яралар һаман төзәлми. Ветераннарыбыз, әле дә булса сыкрап: ”Сугыш кына була күрмәсен!”, -- дип ачынып кабатлый.

Әйткәндәй, 15 сентябрь дә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә.
Читайте нас: