Яңа елны бәйрәм итү гадәте тәүге такыр Месопотамиядә барлыкка килгән. Галимнәр фикеренчә, тәүге Яңа ел безнең эрага кадәр өченче меңьеллыкта билгеләнә. Бу традиция Тигр һәм Евфрат елгаларыннан су ташканнан соң бөтен җир эшләре март азагында башлануга бәйле. Унике көн дәвамында карнаваллар, маскарадлар үткәрелгән. Бәйрәм вакытында эшләү һәм кешене хөкем итү тыелган.
Соңрак Яңа елны бәйрәм итү гадәтен Вавилон әсирлегендә булган яһүдләр кабул итеп ала, алардан — грекларга, греклардан Көнбатыш Европа халыкларына күчә.
Юлий Цезарь яңа календарь керткәч (аны хәзер “Юлиан календаре” дип атыйлар), Яңа елның беренче көнен беренче гыйнварда билгели башлыйлар. Римлылар бу көнне икейөзле Янус алласына корбаннар китергән.
Русия патшасы Петр I 1700 елда гына Яңа елны Европадагыча — 1 гыйнварда бәйрәм итү гадәтен кертә. Петр бөтен мәскәүлеләргә дә йортларын чыршы, нарат ботаклары белән бизәргә тәкъдим итә. Барысы да туганнарын һәм танышларын бәйрәм белән котларга тиеш була. Төнге 12 сәгатьтә Петр I Кызыл мәйданга кулына факел тотып чыга һәм һавага беренче ракета җибәрә. Яңа ел бәйрәме уңаеннан салют шулай башлана. 315 ел элек кешеләр Яңа ел чыршысын бизәп, явыз көчләрне шәфкатьлерәк итүләренә ышанган. Явыз көчләр турында күптән оныттык, әмма чыршы, элеккечә, Яңа ел бәйрәме символы булып кала.
Борынгы славяннар Яңа елда шушындый кагыйдәләрне үтәгән:
*Бөтен ел яңа киемдә үтсен өчен ниндидер яңа әйбер кию;
*Йортны һәм күңелне чистартыр өчен иске әйберләрне ыргыту;
*Бөтен ел шатлыклы булсын өчен Яңа елның тәүге көнен күңелле үткәрү;
*Ел муллыкта үтсен өчен бәйрәм табынына мөмкин кадәр күбрәк сый әзерләү;
*Яңа елда бурычлы булмас өчен бәйрәм алдыннан бурычка алмау һәм булганын биреп бетерү. Әйткәндәй, без бу традицияләрне бүген дә дәвам итәбез.
Һәм бу бәйрәм төрле ышануларга һәм гореф-гадәтләргә бай. Мәсәлән, Италиядә, иске әйберләрдән арыналар, Болгариядә, кешеләр бәйрәм табыны артына җыелгач, барлык йортларда өч минутка утны сүндерәләр. Бу минутларны “Яңа ел үбешүе мизгелләре” дип атыйлар, караңгылык аның серен саклый, имеш. Франциядә Яңа елны каршылар алдыннан бакча борчагыннан прәннек пешерәләр, ә авылдашыңа иң яхшы бәйрәм бүләге — тәгәрмәч. Немецлар бәйрәмнәрне ярата һәм аларны аеруча тантаналы шартларда билгели. Алар өйләрен нарат һәм чыршы ботаклары белән бизи, аларга шәмнәр куя һәм, 1 декабрьдән башлап, һәр якшәмбе берәр шәм яндыра.
Чехия һәм Словакиядә бу бәйрәмне аеруча яшь кызлар түземсезләнеп көтә. Бу төнне алар Яңа елда кияүгә чыгу-чыкмаулары турында белә. Моның өчен баш очыннан ишеккә таба аяк киеме ыргыталар, әгәр дә аның башы ишеккә карап ятса, тиздән кияү киләчәк, юк икән, аны тагын бер ел көтәргә кирәк.
Вьетнамлылар өчен Яңа ел — дуслык бәйрәме. Бу төнне бөтен бәхәсләр, үпкәләр онытыла. Алар Яңа елда тәүге кергән кеше уңыш яисә кайгы китерәчәгенә ышана. Шуңа күрә бу көнне ышанычлы кешеләр белән генә аралашырга тырышалар.
Кытайда Яңа ел бәйрәме бик матур үтә. Бөтен ил янып торучы бер шарга охшап кала, чөнки урамнан үтүче һәркем фонарь яндыра. Бу үзеңә Яңа елга юлны яктыртыр өчен эшләнә. Алар Яңа ел явыз көчләр белән әйләндереп алынган дип уйлый һәм аларны хлопушкалар һәм фейерверклар ярдәмендә куркыта. Елның беренче көнендә шушы бәлаләр килмәсен өчен “үлем”, “фәкыйрьлек”, “һәлакәт” кебек сүзләрне әйтергә ярамый. Йортта мотлак рәвештә кызыл бизәнгечләр булырга тиеш (бу төс Кытайда һәр шатлыклы вакыйганы бизи). Аның белән бергә киләчәк байлыгыңны себереп түкмәс өчен чүп-чар ыргыту катгый тыела.
Иранда Яңа елны (Нәүруз) 21 мартта каршылыйлар. Аңа кадәр берничә атна элек бодай бөртекләре утыртыла. Яңа елга алар төртеп чыга, бу яз һәм Яңа ел башлануын символлаштыра. Австралиядә тантаналар бик үзенчәлекле үтә. Кар, чыршылар булмау мондагы халыкны һич аптыратмый. Яңа ел башлануын Кыш бабайның Сидней пляжларына махсус бизәлгән серфта пәйда булуы аңлата. Аның киемендә мотлак рәвештә ак сакал белән кызык башлык булырга тиеш.
Яңа елның алыштыргысыз өлеше — Яңа ел чыршысы һәм Кыш бабай. Соңгысы бәйрәм төнендә тыңлаучан балаларга чыршы астына бүләкләр куеп калдыра.