+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 гыйнвар 2016, 02:00

Без алар өчен дә җаваплы

2 гыйнвар — Тоткыннар көне.Бу бик моңсу дата, чөнки ул теге яки бу сәбәпләр аркасында иректән мәхрүм ителү урыннарына эләккән кешеләргә багышлана. Белгечләр, бу проблема илдә һәр өч гаиләнең берсенә кагыла, дигән фикердә. Тоткынлыкка якының, ерак туганың, күршең, сыйныфташың, курсташың һәм башкалар эләгүе мөмкин. Барыбер син бу проблемадан читтә калалмыйсың.

Бүген Башкортстанда 14 мең 52 кеше тоткынлыкта исәпләнә. Былтыргы белән чагыштырганда, саннар аз гына кимрәк. Алар республикадагы 9 холык төзәтү колониясендә, 2 колония-поселение, 1 үсмерләр өчен тәрбия колониясе, 2 дәвалау учреждениесе, 5 тикшерү изоляторында утыра.

Әйе, “төрмәгә утырмам, фәкыйрьлеккә төшмәм” дип ант итмә”, дигән гыйбарә тормышыбызның чынбарлыгын чагылдыра. Чөнки бүген тоткынлыкта утыручыларның берсе дә шунда эләгермен дип уйламаган. Аларның - һәрберсенең үз тарихы: кемдер аңлы рәвештә җинаять эшләгән, кемдер очраклылык белән төрмәгә кергән, кемдер тәүбә иткән, кемдер юк. Зонада бер гаепсезгә, башка кеше җинаяте өчен утыручылар да бар. Кем генә булмасын, аларның һәрберсен кызганырга һәм һәркайсына шәфкатьлелек күрсәтергә кирәк.

Әлбәттә, бу көнне табыннар корып билгеләмиләр. Шатланыр сәбәп юк, әмма бу — үзебезнең кеше икәнлегебезне искә төшерү өчен бер сәбәп. Никадәр генә явыз гамәл кылмасын, тоткын да — кеше, безнең арада туып-үскән, тормыш юлына аяк баскан кеше. Бәлки, аларның ялгыш адымга баруында безнең дә гаеп бардыр, кайчандыр кемнедер акны карадан аерырга өйрәтмәгәнбез, кечкенә генә кылыгы өчен дә куркытырлык җәза бирмәгәнбез, кыскасы — бу дөньяда һәр гамәлең өчен җавап бирергә кирәклеген төшендермәгәнбездер. Чөнки, әйткәнемчә, тоткыннар арасында туганнарыбыз, танышларыбыз, күршеләребез бар. Без алар өчен дә җаваплы.

Бүген без шушы битарафлыгыбызны яхшы гамәлләр белән юа алабыз. Ничекме? Җылы әйберләр, азык-төлек җыеп, посылка салып булса да. Бу әллә ни чыгым таләп итми, чөнки һәр йортта кирәкмәгән әйберләр табылачак. Әйе, бу бәйрәм көне түгел, бу көнне без тоткынлыкка эләгүчеләр турында уйланырга тиеш, шул гына. Әгәр дә аларның берсе турында гына хәстәрлек күрү мөмкинлеге булса, озакка сузмыйча, бүген үк эшкә керешергә кирәк.

Изгелек һәм хәстәрлек дөньяны коткарачак. Нинди дөрес сүзләр! Без изге гамәл кылган саен дөнья аз гына булса да яхшыра. Күрсәткән изгелегебез игелек булып әйләнеп кайтачак. Ә, бәлки, барыбыз да бер-беребезгә яхшырак мөгамәләдә булсак, Тоткыннар көне дә календарьдан югалыр иде.
Читайте нас: