+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 гыйнвар 2016, 02:00

Хезмәт кешесенә – дан һәм хөрмәт

2 гыйнварда Социалистик Хезмәт Герое Марат Хәмидуллинга 80 яшь тулган булыр иде. 1967-94 елларда “Салаватнефтеоргсинтез” берләшмәсендә хезмәт салган Марат Өметбай улына Герой исеме 1985 елның 22 июлендә бирелгән. Кызганычка каршы, бүген ул арабызда юк, 2011 елның 12 гыйнварында вафат булды.

“Социалистик Хезмәт Герое” исеме СССР Югары Советы Президиумының 1938 елның 27 декабрендәге указы нигезендә булдырыла. Документка ярашлы, Социалистик Хезмәт Героена Ленин ордены һәм СССР Югары Советы Президиумының грамотасы тапшырыла.

Беренче тапкыр бүләкләү бер елдан соң була: бу көнне Иосиф Сталинга беренче Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Алгарак китеп шуны да әйтик: 1945 елда “халыклар атасы”на Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул үзен бу бүләккә лаек түгел дип исәпләгән һәм бер дә “Алтын Йолдыз”ны такмаган, шул ук вакытта “Урак һәм Чүкеч”не даими тагып йөргән, диләр.

1940 елның 22 маеннан Геройларга “Урак һәм Чүкеч” алтын медале тапшырыла башлый, 1949 елның 3 мартында бу югары исемгә ике тапкыр лаек булучыларның туган ягында бронза бюстын кую тәртибе кертелә. 1991 елда Социалистик Хезмәт Герое исемен бирү туктатыла.

Илдә барлыгы 20605 кеше, шул исәптән, аларның 205е – ике, 16сы өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган. 1949 елда мәктәп укучылары Турсунали Матказимовка – мамык, Нателле Челебадзега чәй җыйган өчен югары исем бирелгән.

Башкортстанда югары исемгә 223 кеше лаек булган.
Читайте нас: