+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 гыйнвар 2016, 02:00

Имин тормыш, уңышлар юлдаш булсын!

Узып киткән 2015 елның соңгы көнендә ил һәм республика җитәкчелеге үзләренең Яңа ел котлауларын җиткерде.

Аерым алганда, Русия Президенты Владимир Путин котлавында янә бер тапкыр дәүләтебез көче халкыбыз бердәмлегендә булуын сызык өстенә алды.

— Илебезнең уңышы һәркайсыбызның нәтиҗәле хезмәтенә һәм казанышларына бәйләнгән. Безне Ватанга файда китерү максаты, аның язмышы өчен зур җаваплылык тойгысы берләштерә, — диде ул.

Бу җәһәттән Владимир Путин 70 ел элек илебез халкы фашизмны җиңүен, бүген дә хәрбиләребез халыкара террорчылыкка каршы көрәштә мөкатдәс дәүләт бурычлары башкаруын билгеләде. Һәртөрле сынауларны бердәмлек һәм түземлелек белән җиңә белгән Русия гражданнарына алдагы көннәрдә иминлек, бәхет-шатлыклар гына юлдаш булуын теләде.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исә котлавында узган елның мөһим вакыйгаларын искә төшерде.

— Былтыр халыкара сәяси тормыш үзәгендә Башкортстан булды. Биредә ШОС һәм БРИКС илләре саммитлары үтте. Казан спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучыларны һәм кунакларны кабул итте. Түбән Новгород, Казан, Самара һәм Саранск футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек темпларын арттыра. Әлеге чаралар барысы да төбәкләрдә заманча инфраструктура булдыруга, инвестицияләр җәлеп итүгә, эчке туризмны үстерүгә булышлык итте. Яңа елда да бу юнәлештә эшнең нәтиҗәле дәвам итүен телим, — диде атап әйткәндә котлавында Михаил Бабич.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та узган елның вакыйгаларга бай булуын билгеләде һәм көндәлек фидакарь хезмәт, түземлелек, оптимизм өчен республика халкына рәхмәт белдерде.

— Без алга таба да шәһәр-авылларыбызда тормыш тагы да яхшырсын өчен бөтен көчне салып эшләячәкбез. Яңа ел һәр башкортстанлыга фәкать бәхет-шатлыклар гына алып килүен телим, — диде республика Башлыгы.

* * *

Әйтергә кирәк, Яңа ел көннәрендә башкалабыз Уфа һәм республика шәһәр-район үзәкләре чын-чыннан бәйрәм шау-шуына күмелде. Барлык төбәкләрдә дә боз калачыклары үсеп чыкты, мәйдан түрен купшы киенгән чыршылар бизәде, җыр-бию бәйрәмнәре, спорт ярышлары исә бүген дә дәвам итә.
Читайте нас: