+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 гыйнвар 2016, 02:00

Уяулыкны югалтмагыз!

Яңа ел төнендә республиканың аерым районнарында 30 градустан да түбән чатнама салкыннар күзәтелсә, 3 гыйнварда аны көчле буран алыштырды. Шуның нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәлләр дә булды.

Атап әйткәндә, Хәйбулла районының Макан авылында көчле җил урындагы мәктәпнең түбәсен актарган. Бәхеткә, каза күрүчеләр булмаган. Бер көн алдан исә табигать казасы Зианчура районындагы сигез торак пунктны утсыз калдырган.

Көчле җил һәм буран республиканың көньяк районнарында юл йөрүне дә катлауландырды. Шуның нәтиҗәсендә “Сибай — Баймак” трассасының вакытлыча ябылуы, Ырынбур өлкәсе чигендә исә дистәләгән автомобиль кар камавында калып, тыгын барлыкка килүе хакында хәбәр иттеләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре алардан ашыгыч рәвештә 45 кешене эвакуацияләгән.

Шунысын да әйтергә кирәк: төбәктә һава торышының кискен бозылачагы турында тиешле хезмәтләр тарафыннан әле бер көн алдан ук кисәтелде, юлга чыкмаска чакырылды. Әмма, күренүенчә, һәркем дә әлеге чакыруларга тиешенчә колак салмады.

Алда бәйрәм көннәре дәвам итә. Шуңа да юлга чыгарга җыенучы республика кешеләре СМС хәбәрләргә, һава торышы хакында мәгълүматларга җитдирәк игътибар бирсен иде.
Читайте нас: