+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2016, 02:00

Озын томшыклы тарих

Иглин районы ветеринарлары бәлагә тарыган челәнне дәвалаган.Бүген районның үзәк ветеринария станциясендә 39 белгеч хезмәт сала. Алар быел 2 мең атка, 20 мең сыерга төрле авырулардан прививка ясаган. Ветеринарлар мөрәҗәгать итүче һәркемгә ярдәм кулы суза, үзәк станциягә алып килгән дүрт аяклы, канатлы дусларны да дәвалыйлар. Алай гына да түгел, Иглин ветеринарлары бәлагә тарыган киек хайваннарны да ярдәмсез калдырмый.

— Чак кына иртәрәк килгән булсагыз, озын томшыклы дустыбыз белән таныштырыр идек, — ди район ветеринария станциясе җитәкчесе Камил Гәрәев. — Иглинлеләр, аягы каймыккан челәнне күреп калып, безгә хәбәр итте. Курыккан һәм йончыган кошны станциягә алып килдек. Чак кына соңлаган булсак, этләр, яисә төлкеләр корбаны булыр иде. Мәгълүм булуынча, челән очып китү өчен җирдән этенә. Каймыккан аягы аңа очарга, тукланырга комачаулаган. Кошны биш көн дәваладык, аннары тотып алган урынга илтеп куйдык. Ул, һавага күтәрелгәч, берничә кабат безнең баш өстендә әйләнде. Күңелдә рәхәт булып калды.

Ветеринария станциясендә хайваннарга ашыгыч ярдәм дә күрсәтәләр, операцияләр дә ясыйлар.

— Айга 200дән артык эт, мәче һәм башка йорт җәнлекләрен дәвалыйбыз, — ди станция терапевты Светлана Середнюк. — Араларында авыр “пациентлар” да очрый. Күптән түгел иглинлеләр үлем хәлендәге авырлы урам этен алып килде. Мәхлук балалый алмыйча интегә иде, операция ясарга туры килде. Көчекләрне эт үзаллы таба алмас иде. Бәлагә тарыган һәр җан иясенә бертигез игътибар бүләбез.
Читайте нас: