+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2016, 02:00

Чигенергә урын юк, артта – Русия Федерациясе!

Мәгълүмати сугышта җиңелү хәрби фронт ачуга этәрүе мөмкин.13 гыйнвар – Русия мат­бугаты көне. Әлеге бәйрәмне илдә беренче басма хакимият гәзите чыккан көн (1703 елда) дип атасак, хакыйкатькә ныграк туры килер иде. Чөнки “матбугат”, аның урысчасы “печать” сүзенең мәгънәсе типография ысулы белән басылган барлык басма әдә­бият­ны һәм, әлбәттә, гәзит-журналларны да үз эченә ала. Матбугат продукциясе бул­сын өчен типография кирәк. Ә Русиядә беренче типог­ра­фия Мәскәү шәһәрендә 1553 елда ук ачылган. 1563 елда патшалыкның матбугат эш­ләре Русиянең китап бастыру остазы Иван Федоровка тап­шырыла. Аның ярдәмчесе Петр Мстиславец белән дини китаплар бастыруы тарихта киң билгеле.

Читайте нас: