+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2016, 02:00

Чыпчык кебек тырыш булсак...

...Торна кадәр табыш алырбыз.Бәрәңге утырттык та, эш беткәч, йорт алдындагы бакча эскәмиясендә ял итеп утырам. Гел генә телевизор карап арыт­кангадыр инде, ирексездән, чыпчыкларның җирдән коры үлән җыюын күзәтәм. Берсенең якындагы агачка оя корганы да күзгә чалынды. Ике-өч көн тирәсе узгач, тагын игътибар иттем: ояларын эшләп бетереп, йомырка да сала башлаганнар. Гаҗәп хәл: оя кору материаллары, нигезе, кеше күзлегеннән чыгып караганда, чүпнең чүбе.

Бу күзәтүләремә озак та узмады, шулай бервакыт шәһәрдә почта алдындагы эскәмиядә утырам. Бер инвалид егет “Ока” машинасына йорт алдындагы чүплектән катыргы җыя. Мин аннан бу эшенең файдасы хакында сорадым.

— Көненә 300-500 сумлык җыеп тапшырам.

— Бу эштән арымый­сыңмы?

— Юк. Инвалидмын бит, башка эшләр кулдан килми. Аннары, бу шөгыль ирекле. Арысам, үзем теләгән чакта ял итәм, — диде ул.

Шуннан соң биш ел тирәсе үткәч, теге егетне тагын очраттым. Ул чит ил машинасына катыргы җыя иде. Исәнләштем дә:

— Сез, чынлап та, катыргы җыеп кына иномарка алдыгызмы? — дип сорадым.
— Әйе, — диде ул.

Чыпчык һәм шушы егет хакында бер танышыма сөйләдем.

— Хатыным, улым, мин әби фатирында рәхәтләнеп, әзергә-бәзер яшәп ята идек. Бервакыт әби безне куды да чыгарды. Сез сөйләгән чыпчыкныкы кадәр дә оям юк. Эш хакым бәләкәй, кредит бирмиләр. Чыпчык булсам, үләннәрдән оя корыр идем дә бит... Аннары чарасын уйлап таптым. Мин көн дә иртәнге биштә торып, шәһәр буйлап йорт алларына, чүплекләргә ташланган иске газ плитәләрен җыеп тапшырдым да, шуның акчасына цемент сатып алдым. Өстәвенә, тегеннән-моннан бетон, кирпеч сыныклары җыйдым. Яз җиткәч, хатыным белән икәүләшеп измә эшләп, зур йортка нигез салдык. Аны күтәрергә хәл җитмәгәч, нигезнең бер почмагына зур булмаган торак эшләргә мәҗбүр булдык. Эшләдек. Хәзер үзебезнең йортта яшибез, әбинең колак итен ашаган тавышы да юк, тыныч, калганын җайлап эшләп бетерербез әле, — дип, бик шатланып, дәртләнеп сөйләде танышым.

Үземә килгәндә, минем бакчага барыр юл бик пычрак. Машинабыз багажнигына кирпеч сыныклары булса да салып, баткак урынны тигезләп куйыйк әле, дип уйладым. Йортлар арасындагы контейнердан кирпеч ватыклары алып торганда яныма бер ир килде дә:

— Исәнмесез, Юнир абый, мин сезне таныйм. Кул бирешеп күрешик әле. Тере артист белән күрештем, дип, таныш-белешләргә сөйләрмен. Мин бу яңа йортта бер кешенең фатирын ремонтлыйм. Әнә, йорт алдында өр-яңа кир­печләр тулып ята. Хуҗа — бай кеше, аңа алар кирәкми, ал, — диде.

Ул әйткән урынга барсам, чыннан да, өр-яңа, эшкә яраклы кирпечлар тулып ята.

— Нигә, туган, үзең алмыйсың? — дип сорадым.

— Мин, абый, һөнәрем буенча төзүче, хәзер егерме елдан артык фатирлар ремонтлыйм. Мондый кирәкмәгән кирпечләрне җыеп, ике катлы ике йорт салдым да, берсен сатып, иномарка алдым. Әлегә кирпеч җыюдан арып торам. Берәр елдан өченче йортны төзермен, дип уйлыйм, — диде ир.

Бакчада мунча төзеп бетергәч, ягып керик әле, дип, хатыным белән якындагы урманга утынга киттек. Ерактан карасаң, урман тек урман инде, анда утын тулып ятадыр кебек. Барсак, бер генә коры утын да таба алмадык. Урман эченә җиңел машина белән керерлек юл да юк. Бу хәлне, сүз иярә сүз чыгып, Агыйдел яры буенда оныгым белән йөргәндә таныш карчыкка сөйләдем.

— Минем бабаем, йортлар алдына, чүплеккә ташланган тәрәзә яңакларын җыеп, машина түбәсенә төяп, бакчага ала да китә. Анда кисеп, әрдәнә итеп өя. Безгә мунча ягарга бик яхшы коры утын була, — дип сөйләде әбекәй.
Хәзер мин дә бакчага буш китмим.

...Тагын яз житте, теге чыпчыклар тагын үлән җыя, тагын бала чыгара, чыркылдаша. Ә мин, аларга карап: “Мин дә сезнең кебек җан иясе, мин дә тормыш корам... Тик сез үлән җыйганда мин утын хәстәрлим. Әнә, мунча мичендә гөрләп яналар”, —димен.

Чит илләрдә чүпне эшкәртеп, яңа товар ясаулары турында еш ишетәбез. Безне кызыктырып, көнләштереп, телетапшыруларда күрсәтә­ләр. Бездә тау-тау чүплекләр өелеп, череп, исләнеп утыра, халык зарлана. Җитмәсә, күпләр юл буйларына чүп ыргытып китә. Моңа берәүләр — “Бездә культура юк”, икенчеләр — “байлыкның кадерен белмибез”, дип бәя бирә.

Бәлки, чүплекләргә, чүп­ләргә карашны үзгәртеп, башкалар кебек үрнәкле булырга вакыт җиткәндер? Баш бармак башы зурлыгында гына булган чыпчык хәтле генә дә тырышлыгыбыз юкмыни соң безнең? Теләгән кеше, чүплектән кирпеч җыеп, йорт та төзи, катыргы җыеп, иномарка да ала бит...
Читайте нас: