“Рубль” сүзе “рубить” фигыленнән килеп чыккан дигән фараз бар. Көмеш гривналарны икегә, “рубль”ләргә бүлгәннәр. Ләкин галимнәр бу фаразның дөрес түгеллеген ачыклаган. Алар фикеренчә, гривна көмешләре һәм сумнар бер үк авырлыкта булган. Икенче фаразга ярашлы, “рубль” төшенчәсе акча ясауның борынгы технологиясе белән бәйле. Технология буенча, акча коелган һәм аның җөе калган. “Руб” сүзе чик, кайма дигәнне аңлата. Бу сүз славян телләрендә бүген дә очрый. Мәсәлән, украин, белорус, поляк телендә “рубец” җөй дигән мәгънәне бирә. Серб, хорват телләрендә шушы ук сүз җөй, кайма дигәнне аңлата. Шушы дәлилләргә нигезләнеп, “рубль” сүзен “җөйле коелма” дип аңлату урынлыдыр.
Сумнан тыш, Русь территориясендә үз акчалары булган башка дәүләтләр турында да әйтеп үтү мөһим. Әйтик, борынгы Болгар дәүләтендә кулланышта көмеш дирхәмнәр йөргән. Иң элек дирхәмнәр Урта Азия шәһәрләренекенә охшатып сугылган. Бары тик Болгар әмирләренең исемнәре өстәп язылган. Соңрак Болгарда һәм Суварда тәңкә суга башлыйлар. Археологлар Болгар акчаларын, Татарстан Республикасы территориясеннән тыш, Урта Азиядә, Тверь, Түбән Новгород, Псков шәһәрләрендә күпләп тапкан. Беларусьта, Балтыйк буенда да Болгар дирхәмнәре казып алынган. Швециянең Готланд утравында алар аеруча күп. Тарихтан мәгълүм булуынча, викинглар чорында утрау кешеләре актив сәүдә иткән. Тәңкәләр дә шул чордан калган. География киңлеге дирхәмнең бик күп халыклар икътисадында мөһим урын биләвен дәлилли. Мәгълүм булуынча, борынгы Болгар дәүләте X-XIII гасырларда аягында нык басып торучы дәүләт булган. Бу дәүләтнең акча берәмлекләренең күпчелеге X гасырга туры килә.