— Хөрмәтле Зилә Рәхимҗановна! “Кызыл таң” укучысы безнең гәзит битләрендә әле Сезнең белән беренче кабат очраша. Әмма Уфада туып-үскән, монда билгеле журналист булып өлгергән “үзебезнең” Зиләнең 20 ел дәвамында Татарстан парламенты башлыгының, аннары Премьер-министрның урынбасары, Матбугат һәм мәгълүмат, Мәдәният министрлыклары җитәкчесе, республиканың хатын-кызлар оешмасы лидеры булып эшләве барыбызның да күз алдында. Уфа кызының үзен әнә шундый зур эшләргә багышлавы якташларыгыз өчен мактаныч та, горурлык та. Һәр мәһабәт агач, гадәттә, ныклы, затлы тамырдан була. Без Сезнең нәсел тамырларыгыз, ата-бабаларыгыз һәм әти-әниегез, балачак хатирәләрегез турында да беләсебез килә.
— Беләсезме, монда төп хикмәт миндә түгел, ә без яшәгән чорда дип әйтер идем. Замана җилләре кешеләр язмышын билгели. Чордашларыбыз үзләре дә тормыш агымына тәэсир итә.