+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2016, 02:00

Кайсы килен шәбрәк?

Моны үзенчәлекле бәйге ачыклады.Республикада “Татар кызы”, “Сылукай”, “Башкортстан миссы” кебек матурлык, осталык бәйгеләре ел саен үткәрелә. Ә менә гаиләле хатын-кызлар өчен махсус бәйге юк иде. “Елның иң шәп килене” дигән бәйге бу мәсьәләне җиңел генә чиште. Беренче тапкыр конкурс 2014 елда үткән. Икенчесендә шактый зур үзгәрешләр кертелде.

Бәйгенең финалында 6 килен көч сынашты, сайлап алу турында исә алар барлыгы 12 булган. Шартларга килгәндә, хатын-кыз мотлак рәвештә кияүдә булырга һәм ире аның бәйгедә катнашуына риза булырга тиеш. Иң мөһиме һәм иң кызыгы — каенанасы килененә бәяләмә язарга тиеш.

— Бәйгене — ярыш, дип әйтү дөрес тә булмас, чөнки без аны ярышыр өчен эшләмәдек. Дөрес, махсус таҗ белән бүләк берәү генә, әмма беренче урында дуслык булырга тиеш, — ди “Аиша” журналының баш мөхәррире, оештыручы Гөлбикә Хәйрелварина.

Чынлап та, чара бәйгегә охшамады. Таныштыру, Коръән сурәләре уку, биюләр, җырлар бер-берсенә бәйләнеп, җанлы тамашага әверелде.

— Күптән шушындый чарада катнашасым килә иде. Кызлар һәрвакыт серле, матур, тәрбияле булырга тиеш, шушы сыйфатларны тагын да үстерәсем килде. Бәйге турында ишеткәч, шатландым, ирем ризалык бирде, әнием дә хуплады. Мин аларга чиксез рәхмәтле. Минем өчен җиңү мөһим түгел, шундый бәйгедә катнашу үзе зур бәхет, — ди җиңү яулаган Юлия Юлдашева.

Бәйгене бизәүчеләр Римма Әсләмова, Самия, Сафари, Елена Фурс булды. Нәкъ алар иҗат иткән киемнәр сәхнә түрендә үз урынын тапты.

— Мондый чараның үткәрелүе бик мөһим, чөнки хатын-кыз һәрвакыт матур булырга тиеш. Күптәнге теләгем тормышка ашты. Казанда “Нечкәбил” бәйгесе үтә, бездә дә гаиләле гүзәл затларыбыз өчен бәйге үткәрәсе килә иде. Мин бик шатмын, — диде “Татар кызы” бәйгесен оештыручы, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Зәлия Ахунова.

— Бу бәйге бик зур көч салуны таләп итә һәм бөтен авырлыкны үз иңнәрендә күтәргән, оештыручы Гөлбикә ханым, һичшиксез, мактауга лаек. Киленнәрнең матурлыгын гына түгел, халыклар бердәмлеген дә, килә­чәгебезнең ныклы булуын да дәлилли бу чара, — диде Башкортстанның “Берлек” татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәтчелек оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина.

“Елның иң шәп килене” — уңган, ягымлы, күндәм, тәрбияле булырга һәм елның дүрт фасылына да охшарга тиеш.
Читайте нас: