+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2016, 02:00

Русиянең “Карлыгач оялары”

Аларның – берсе Кырымда, икенчесе Башкортстанның Күгәрчен районында урнашкан.1991 елның 20 гыйнварында бөтенкырым референдумы үткән. Шунысы истәлекле, бу Советлар Союзында беренче тапкыр оештырыл­ган референдум була. Аның нәтиҗәләре буенча Кырым АССРы тергезелә һәм ул яңа статус ала. Менә инде 25нче ел әлеге тарихи дата Кырым Республикасы көне буларак билгеләнә.

Ярымутрау халкы ихтыярын күздә тотып, 1991 елның 12 февралендә Украина Югары Советы кабул иткән законның 1 статьясында: “Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасын Кырым өлкәсе территориясе чикләрендә тергезергә”, – дип язылган.

Мөстәкыйльлек алу чорында Кырымга бик күп сынаулар аша үтәргә туры килә.

Республика көне киң билгеләнә. Гадәттәгечә, бу көнне халыкны төбәк җитәкчелеге котлый. “Республика” скверында истәлекле билгегә чәчәкләр салу, Кырым Республикасы Дәүләт Советының тантаналы җыелышы үтә. Шул ук вакытта спорт, мәдәни, күңел ачу чаралары оештырыла. Алар, нигездә, халыкны патриотик тәрбияләүгә, кешеләрнең рухын ныгытуга юнәлтелгән.

Украинадагы хәл-вакыйгалар Кырым Республикасы язмышында чагылыш тапты. Кырымлылар янә актив гражданлык позициясен күрсәтеп, 2014 елның 16 мартында референдум үткәрде. Халык Русиягә кушылырга теләк белдерде. Нәтиҗәдә, 2014 елның 18 мартында Кырым Республикасы Русия төбәгенә әверелде. Кырым үз язмышын үзе сайлады һәм 23 елдан соң янә Русия составына керде.

Украина җитәкчелеге Кырым икътисадын үстерүгә әллә ни зур игътибар бүлмәгән. Моны чынбарлыктагы хәлләр ачык күрсәтте. Шуңа күрә республика икътисадын янә аякка бастыруда Русия төбәкләре актив катнаша. Башкортстан Белогорск районын үз канаты астына алды. Әйтергә кирәк, Кырым белән Башкортстанны якынайтучы үзенчәлекләр күп. Аврора кыясындагы 40 метр биеклектәге “Карлыгач оясы” замогы – төбәкнең истәлекле урыннарының берсе. 1877-78 елларда бу урында агач корылма төзелгән. 1912 елда таш замок калкып чыккан. Башкортстанда да “Карлыгач оясы” бар. Ул Күгәрчен районында урнашкан.

Кырым Республикасының мөмкинлекләре зур. Йомшак климат яшелчә-җимеш үстерергә, туристларны җәлеп итәргә мөмкинлекләр бирә. Төбәкнең киләчәктә үсеш алачагына, күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарга чыгачагына ышаныч зур.
Читайте нас: