+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2016, 02:00

Күңелендә — Күндерәкнең илһамы

Стәрлебаш районында Равил Шаммасның 85 яшен билгеләделәр.

Бер сукыр урамда хәер сорашып тора, ди. Яныннан язучы үтеп бара.

— Я, егет, күпме бирәләр инде? — дип кызыксына ул аннан.

— Күп түгел. Көненә 100-200 сум, — дип җавап кайтара тегесе.

Шуннан язучы сукырның кулыннан катыргы кисәге ала да, аңа нидер өстәп язып, юлын дәвам итә.

Бераздан язучы янә бу урынга килә, тавышы буенча сукыр аны шундук таный.

— Әфәнде, нишләп миңа акчаны күбрәк бирә башладылар икән? Сере нидә? — дип сорый сукыр.

— “Сукырга бирегез әле!” дигән сүзләреңә өстәп, “Тиздән яз килә, ә мин аны күрмәя­чәкмен”, — дип яздым...
Чынлап та, кызыклы бит. Гади генә шушы сүзләр егетнең тормышын үзгәртеп җибәргән. Ниләр генә сыймый аңа — Сүзгә: мәхәббәт һәм нәфрәт, дөреслек һәм алдау, борчылу һәм куанычлар, сагыну, хыянәт, ялгызлык, игелек... Сүз патшасы дип аталучы язучы ул сүзләр сәйләнен җепкә тезә, гаҗәеп картиналар тудыра. Тормышны үз күзлеге аша күрсәтә.

Шагыйрь һәм прозаик Равил Шаммасның күп бизәкле иҗат даланын иңләсәң, аның туган ягына — Стәрлебаш районының Хәлекәй авылына аяк баскандай, бу якның саф сулы чишмәләреннән авыз иткәндәй, уңган, ачык күңелле халкы белән танышкандай буласың. Гади генә төшен­чәләр дә язучы каләме белән баетыла, тормышның аклы-каралы күренешләре дә чагулана, ямьләнә.

Автобус белән бер төркем язучылар, Равил Сәхиулла улының дуслары, якыннары әдипнең 85 яшенә багышланган иҗат кичәсенә кайтып барабыз. Әйткәндәй, туган көне 9 ноябрьдә үк булды аның. Тик ул чакта сәламәтлеге бераз какшап алды. Шунлыктан, туган яктагы очрашу да беразга кичектерелде.

Язучының ниләр кичергәне — шигырь юлларында:

Мин шәһәрдә инде чирек
гасыр
Танып тора инде
һәр ташы.
“Үзебезнең егет”, —
дигән сыман
Һәрбер йортның тәрәз
карашы.
Ә йөрәгем — һаман
авылныкы,
Шуңа торам менә
аптырап.
Кояшым да чыга
Күкрәктаудан,
“Суык чишмә” суын
алтынлап.


Бик риза булып, бәхетле йөз белән кайтып килә Равил Шаммас. Гөлсем апа ире янында чебешләрен саклаган кош сыман тоела: яратуы турында кат-кат әйтеп кенә калмый, ә моны һәр хәрәкәте, күз карашы белән исбатлый.
Стәрлебашта язучыларны район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров каршы алды һәм чараның ахырына кадәр алар янында булды.

Әлбәттә, бәйрәм язучының илһам чыганагы — Хәлекәй авылыннан башланды. Би­редә 85 ел элек ул Сәхиулла абый белән Рауза апаның гаи­ләсендә җиде баланың икенчесе булып дөньяга килгән. Үзе ничек авылны ярата, хәлекәйлеләр дә шулай ук аны яратып, сагынып көткән. Авылда бик җылы очрашу узды.

Юбилей чарасы Стәр­лебаш районы Мәдәният сараенда дәвам итте. Җырлы-моңлы кичәне шагыйрә, Русия Пенсия фондының райондагы идарәсе җитәкчесе Наилә Гыйззәтуллина алып барды, әдипнең тормыш һәм иҗат биографиясе белән таныштырды. Равил Шаммас туган 1930 ел — Ат елы булган икән.

— Ул язмыш атының тезгененә нык ябышып алган да, әле дә аны ычкындырмый, һаман алга таба юырта, — диделәр язучы хакында.

Башкортстанның атказанган сәнгатъ эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хез­мәткәре, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Халыклар дуслыгы ордены һәм күп медальләр кавалеры, 19 китап авторы Равил Шаммасовның тормыш юлы гел хәрәкәттә үтә. Зур тырышлык белән урта мәк­тәпне көмеш медальгә тәмамлап, Стәрлетамак педагогия институтына укырга керә ул. Студент елларында ук шигърияткә тартылса да, укытучы булу хыялына тугры кала. Юллама белән Зилаер районындагы Сабыр урта мәк­тәбенә җибәрәләр. Эшен­дә сәләтен таныткач, мәктәп директоры вазыйфасына үр­ләтәләр.

Тик туган якның тарту көче аны бер дә ташламый, үз ягына кайтып, туган җирендә, әти-әнисенә дә ярдәмләшеп эшлисе килә Равил абыйның. Районга кайтып, Яшерган урта мәктәбендә эш башлый. 1960 еллар башында яшь белгеч Стәрлебаш район гәзите редакциясенә эшкә күчә, арытаба аны “Кызыл таң”га эшкә чакыралар. Соңрак “Һәнәк” журналында да эшләп ала, колач җәеп иҗат итә. Тәҗ­рибәле язучылар, шагыйрьләр, журналистлар белән очраша, киңәшләшә. Мостай Кәрим аның тәүге шигырьләренә өметле бәһа биргәч, тагы да дәртләнеп яза башлый. Тәүге язмалары республика гәзит- журналларында басыла башлагач, ныклап шигърият дөньясына чума. 1967 елда тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

Равил Шаммас соңрак китап нәшриятында, Язучылар берлеге аппаратында, Тынычлык саклау комитетында да эшләп ала. Кайда гына эшләмәсен, үзе әйтмешли, “туган ягыннан тутырып алып килгән” байлыкларын тарата.

Әлбәттә, туган көн ки­чәсендә Равил Сәхиулла улын бик җылы тәбрикләделәр. Район хакимияте башлыгы Фәнүр Зөфәр улы “Стәрлебаш җиренең талантлы улы, әдәбият өлкәсендә югары үрләргә ирешкән, киң танылу яулаган шагыйрь һәм язучы”га ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде, юбилярның шатлыгын уртаклашты. Язучылар, туганнары, хезмәттәшләре, дус-ишләре тәбрикләде.

Соң гына кайтыр юлга чыктык. Җылы очрашудан соң үткән юбилейларны искә төшереп кайттык. Фәния Габидуллина шигырьләр укыды, башкалар тормыштан алынган мәзәкләр белән уртаклашты. Ничектер, бер-беребезгә тик матур сүзләр әйтәсе, куандырасы килде. Гомумән, авыр эш түгел бу. Чөнки безнең кулда көчле корал — Сүз, ә янәшәбездә аны ничек кулланырга өйрәтүче остазлар — Язучылар бар.
Читайте нас: