“Рампа. Культура Башкортостана” журналы баш мөхәррире Игорь Тонконогийның эшен конкурс комиссиясе бертавыштан иң яхшысы дип тапты.
Эмблема сүзләрдән һәм кино индустриясе чылбырларын чагылдыручы сурәттән тора. Аның төп элементы – кино тасмасы. Эмблеманың өске өлешендә – башкортча, аскы өлешендә урысча “Русия киносы елы” дип язылган. Башкортстан флагы төсләренә туры китереп ясалган өч турыпочмак экранны һәм кино кадрларын тасвирлый. Уртадагы шакмакка республиканың милли йөзен чагылдыручы курай чәчәге төшерелгән.