Сәнгать җитәкчесе Таңсылу Байегетова биредә җыр-моңга, гүзәллеккә гашыйк авылдашларны җыйган. Унөч кешедән торган “Хәзинә” фольклор ансамбле — клубның гына түгел, район мәдәниятенең дә йөзек кашы. Аларның чыгышлары республика күләмендә узган чараларны да бизи. Коллективка, башлыча, өлкән яшьтәгеләр тупланган. Зәлифә апа Гаделшина 40 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләп хаклы ялга чыккан. 71 яшьлек хезмәт ветераны һәм аның ахирәтләре актив, сәламәт тормыш белән яши.
— Клубка атнасына ике тапкыр җыелабыз, – дип сөйли ул. — Башта кул эшләре түгәрәгендә шөгыльләнәбез. Анда бер-беребез белән тегү, чигү, бәйләү, мәрҗән белән эшләү серләрен уртаклашабыз. Аннан соң безне клуб белән бер бинада урнашкан мәктәп спорт залында фитнес түгәрәгендә көтәләр. Сөякләрне язып алгач, барыбыз да яраткан “Тәмле” түгәрәгенә җыелабыз. Анда аш-су серләрен уртаклашып, берәр яңа ризык әзерләргә өйрәнәбез, чәйләп тә алабыз.
Аның сүзләрен 76 яшьлек хезмәт ветераны Резеда апа Сәйфетдинова да куәтли.
— Картлык эзләп килгәндә без өйдә булмыйбыз — шөгыльләребез муеннан, шуңа да яшьлектән аерылырга җыенмыйбыз, — ди ул.
Авылдагы һәр мәдәни чара, мәктәптәге бәйрәмнәр “Хәзинә” коллективыннан башка узмый. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына алар Гәрәй Ихсановның “Җиделе шәм” әсәрен сәхнәләштергән. Тамашачыларны әкиятләр белән дә кинәндерәләр. Күптән түгел авыл халкына “Шалкан”, “Алтын балык” әкиятләрен күрсәткәннәр. Ел саен район буенча оештырылган Кыш бабайлар бәйгесендә аларны уздыручы сирәк. Мәктәптәге “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә ак алъяпкычлы үсмер кызлар кыяфәтенә кереп тә җыелучыларны таң калдырган алар. Бу апаларның уйлап табу сәләтенә исең китәрлек!
— Җитәкчебез Таңсылудан уңдык, — ди алар бертавыштан.
Чыннан да, Таңсылу Байегетованың оештыру сәләте сокландыра. Ул килеп туган мәсьәләләрне яхшылык белән хәл итәргә күнеккән. Сәнгать коллективы туплангач, сәхнә костюмнарын үз акчаларына сатып алырга карар итәләр. Әмма бу гына җитми. Алар район хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызовның халык белән очрашуына бара. Билгеле инде, мондый чарада төрле мәсьәләләр күтәрелә, аларның кайберләре кызу бәхәс тудыра. Шунда “Хәзинә” ансамбле сүз сорый. Рөхсәт алгач, алар башта тезелеп басып җырлап җибәрә. Халык беразга аптырап кала. Шуннан гына коллективның хакимият башлыгыннан сәхнә костюмнары алырга ярдәм сорап килгәне ачыклана. Аның ярдәме белән тиз арада 150 мең сумлык костюмнар тектерәләр. Бүген аларга сокланмаган кеше юк.
Картлыктан яшьлеккә юл юк, дисәләр дә, Иске Кыешкы авылының ак инәйләре юлны тапкан — алар һәрвакыт хәрәкәттә.