+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2016, 02:00

Исәп һәм контроль сагында

Таможня — товарларны, транспортны һәм башка кирәк-яракларны таможня чиге аша күчерүне, таможня тәртибен һәм түләүләрен, таможня тикшерүен һәм теркәлүен тәэмин итүче дәүләт оешмасы. Таможня сүзе “тамга” сүзеннән килеп чыккан һәм татарча тамгаханә дип тә йөртелгән. Тамгаханә системасы Алтын Урда дәверендә барлыкка килгән һәм тора-бара урыс теленә “Таможня“ итеп үзгәртелеп кереп киткән. Халыкара таможнячылар көне алдыннан без Башкортстан таможнясы җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Марат САФИУЛЛИНга берничә сорау белән мөрәҗәгать итек.

— Марат Ралифович, үткән ел Русия икътисады өчен сынау елы булды. Тышкы санкцияләр сезнең эшчәнлеккә ничек тәэсир итте, гомумән, Башкортстан таможнясының узган елдагы эшчәнлеген ничек бәялисез?

— Тәүдә, Башкортстандагы эшебезне күз алдына китерү өчен, кыскача аңлатма биреп үтик. Башкортстан таможнясы Русия Федера­циясенең бердәм үзәкләш­терелгән таможня органнары системасына карый һәм Русия таможня хезмәтенең Башкортстандагы эшчәнлеген тәэмин итә. Республиканың таможня структурасына 7 пост керә: Уфа-Аэропорт, Белорет, Стәрлетамак, Уфа, Нефтекама, Туймазы, Башкортстан таможня посты (электрон декларацияләү үзәге).

Үткән ел, чыннан да, сәяси-икътисади яктан шактый катлаулы булды. Узган ел дәвамында Башкортстан таможнясы хезмәтләндергән төбәктә тышкы сәүдә әйлә­неше 1786,1 миллион доллар, шул исәптән экспорт – 1434,4 миллион доллар (тышкы сәүдә әйләнешенең 80,3 проценты), импорт – 351,7 миллион доллар (19,7 процент) тәшкил итте. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда, тышкы сәүдә әйләнеше 721,5 миллион долларга (яки 28,8 процент), экспорт 326 миллион долларга (18,5 процент), импорт – 395,5 миллион долларга (52,9 процент) кимеде. Кимү, нигездә, доллар курсы артуына бәйле.

Узган елда Башкортстан таможнясында барлыгы 20989 товар декларацияләнде, шуның 21 проценты — импорт, 79 проценты — экспорт. 2014 ел белән чагыштырганда, Башкортстан таможнясында товар декларацияләү 9,3 процентка кимеде. Былтыр 572 субъект дөньяның 99 иле белән тышкы сәүдә әйләнеше алып барды.

Башкортстан таможнясы узган ел дәвамында Русия Федерациясе бюджетына 6 миллиард сумнан артык акча күчерде (планга карата 100,6 процент).

Тышкы сәүдә әйләнешен тәэмин итү һәм Башкортстан Республикасына инвести­цияләр җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыру – таможня хезмәтенең төп бурыч­ларының берсе. Әлеге вакытта безнең таможня 17 миллиард сумлык 6 инвестиция проектын тормышка ашыруда катнаша. Таможня операцияләрен һәм контролен тизләтүдә электрон декларацияләү үзәгенең роле аеруча зур.

— Таможня контроле, дигәннән. Соңгы чорда бу өлкәдә хокук бозу очраклары еш күзәтеләме?

— Былтыр Башкортстан таможнясы тарафыннан 15 җинаять эше (2014 елда — 18) кузгатылды, 828 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Икътисади мәд­дәләр буенча 5 җинаять эше ачылды. Шулай ук, тормышка ашырылган чаралар вакытында закон бозып материаллар экспортлау фактлары, наркотик һәм психотроп матдәләрне республикага кертергә тырышу очраклары ачыкланды. Атап әйткәндә, җинаять эшләре барлыгы 11 миллион 312 мең сумлык таможня түләү­ләреннән чит­ләшергә маташканнарга карата кузгатылды. Контрабанданы кисәтү максатында 800 авиарейс пас­сажирларының багажлары этләр ярдәмендә тикшерелде, 1 килограммнан артык наркотик матдәнең чик аша үтүенә юл куелмады, гаеплеләргә карата 6 эш кузгатылды.

Шулай ук, Русия Пре­зидентының санкцион про­дукцияләрне илгә кертүгә каршы указын гамәлгә ашыру юнәлешендә чаралар тормышка ашырылды.

Уфада үткәрелгән ШОС һәм БРИКС саммитлары кысаларында Русия, Кытай һәм Монголия таможня хезмәтләре арасындагы өчьяклы сөйлә­шүләрне оештыру буенча нәтиҗәле эш башкарылды. Ноябрьдә Уфада Русия Федераль таможня хезмәтенең коллегиясе һәм Русия тамгачыларының ХХ үзешчән иҗат конкурсы үтте. Бу чараларны оештыруда башкорт­станлыларның хезмәте югары бәяләнде. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та чарадан канәгать калды. Соңыннан концерт БСТ каналыннан күрсәтелде.

— Конфискацияләнгән товарларның язмышы нинди? Аларны социаль учреждениеләргә тапшыру хокукы бармы?

— Юк. Бу эш белән Федераль милек фонды шөгыль­ләнә. Социаль учрежде­ниеләргә килгәндә, без Уфаның Киров районында урнашкан балалар йортына ярдәм итәбез. Алар безгә кирәк әйберләрен сорап мөрәҗәгать итә, безнең хезмәткәрләр, акча җыеп, аларга хәйрия ярдәме күрсәтә. Менә шундый дуслык күпере булдырдык.

1952 елның ноябрендә Таможня хезмәттәшлеге советы төзелү турында конвенция көченә керә. 26 гыйнварда Брюссельдә Советның беренче сессиясе үтә. Соңрак ул бүген йөрткән “Бөтендөнья таможня оешмасы” тамгасын ала. Сессиядә Европаның 17 иленнән таможня хезмәте җитәкчеләре катнаша.

1983 елда нәкъ шушы көн Халыкара таможнячылар көне сыйфатында сайлап алына. Тиз арада зур булмаган бу оешма халыкара дәрәҗәдәге абруйлы берләшмәгә әверелә. Бүген Бөтендөнья таможня оешмасы 162 дәүләтне берләштерә. Бу көнне дөньяда 800 меңнән артыграк кеше бәйрәм итә. 68 мең кешелек Русия таможня хезмәте иң эреләрдән исәпләнә. Русия таможнячылары һөнәри бәйрәмнәрен 25 октябрьдә билгели.

Таможня хезмәтенең бурычын күпләр, илгә кертелгән товарга контрольлек итү генә, дип уйлый. Ләкин алар илнең икътисадын күтәрә, инвестицияләр җәлеп итү өчен уңай шартлар тудыра, бюджетны тулыландыра һәм, шуның белән беррәттән, ил җитештерүчесен яклаучы булып тора. Бу һөнәр ияләре илнең финанс һәм икътисади мәнфәгатьләрен яклый, контрафакт товар безнең илгә үтеп кермәсен өчен тырышлык сала.

Таможнячылар илнең дәүләт чиген саклау өчен дә җаваплы. Әлеге хезмәтнең күрше дәүләтләр белән көйле эше наркотиклар сатучылар, контрабандистлар, корал ташучылар юлына киртә корырга ярдәм итә. Бу һөнәр ияләре террорчылыкка каршы көрәшкә дә үз өлешен кертә.
Читайте нас: