+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2016, 02:00

Кеше китә – җыры кала

Вәсилә Фәттахованың якты истәлегенә багышлана.Әле күптән түгел генә аның белән WhatsApp аша аралашкан идек. Бәби табуым белән кызыксынды, шатлыгымны уртаклашты. Берничә киңәшен дә бирде.

Ул аеруча кешелекле иде. Борын чөеп сөйләшкәнен бер дә хәтерләмим. Башкалар белән дә җылы мөнәсәбәттә иде...

Вакытыннан алда бала тудырып, хәле бик начар икән, дигән яңалык Яңа ел ялларында ук килеп иреште. Никтер, бу хәбәргә артык игътибар бирмәдек, хәле яхшыруына өмет иттек. Тик 26нчы гыйнварда кайгылы хәбәр килеп иреште: “Вәсилә Фәттахова вафат булган!” Ышанмыйча, Интернетны ачтым – анда да шул хәбәр.

Әлеге кайгыдан тетрәнеп, кулыма 2012 елның куен дәфтәрен алдым. Тәүге тапкыр Вәсиләдән алган интервью анда саклана. Әле дә хәтерлим: “Нефтьче” мәдәният сараенда “Туган тел” телеканалы оештыр­ган күркәм концерт бара иде, ул бизәнгән, сәхнәгә чыгуын көтеп утырган арада аралашып алдык. Тәүдә кызганыч язмышы, балачагы турында сөйләде.

“Белорет районында гап-гади гаиләдә дөньяга килгәнмен. Әнием Металлургия заводында эшләде, әтием АТПда шофер иде. Өйдә һәрвакыт өстәлгә, ә бераз үскәчрәк, урындыкка бастырып җырлата, биетәләр иде. Җырчы булачагымны миңа кечкенәдән сеңдереп үстерделәр. Балалар бакчасында мин калганнардан актерлык осталыгым белән аерылып тордым. Бервакыт икетуганымны әти-әниләре музыка мәктәбенә бирергә уйлаган. Иптәш булыр, бергә йөрерләр, дип, мине дә аңа ияртеп җибәрделәр. гадәти мәктәпкә бик атлыгып йөрмә­сәм, биредә миңа бик ошады! Тиздән музыка мәктәбе икенче йортыма әверелде. Анда барлык укытучылар да мине яратты, сагынып көтеп алалар иде. Фортепиано классында укып, зур уңышларга ирештем. Арытаба имтихансыз гына Учалы шәһәре музыка училищесына укырга кердем.
Укуда барысы да яхшы иде, ә өйдә катлаулырак, моңсурак... Миңа 9 яшь булганда әтием үлеп китте. Ул безне калдырып киткән көнне балачагым тәмам­лан­ды дип саныйм. Авыр 90нчы елларда әнием ике бала белән торып калды, ул вакытта сеңлем Әлфиягә бер яшь тә тулмаган иде...

Ә тормыш тагын да явызрак булып чыкты... 18 яшем тулгач, фаҗигале рәвештә әнием үлде. Шулчак бөтенләй дөнья беткәндәй булды. Хыялым – Мәскәү яисә Казан консерваториясенә укырга керү иде, ә мондый хәлдән соң, кая инде! Сеңлемә 9 яшь, ике ятим бала торып калдык. Ничек кенә авыр булса да, моны сеңлемә күрсәтмәскә тырыштым, бик елыйсы килсә дә, түздем. Чөнки мин – апа кеше, ә сеңлем миннән үрнәк ала. Икәүләп Белоретта яшәргә калырга булдык, миңа бер-ике урында эш тәкъдим иттеләр. Хезмәт хакы әллә ни булмаса да, тамак ялгарга җитә иде.

Озакламый Уфадагы туганнар күче­неп килегез, дигәч, кызыгып, Уфага юл тоттык. Йөк машинасына әйберләре-безне төядек тә, башкаланы яуларга киттек.

Институтка укырга кердем, тулай торакта бүлмә бирделәр, анда сеңлем белән яши башладык. Тик хөкүмәт биргән пенсия Уфада бер атна яшәргә дә җитмәде. Бу акчага өмет итеп яшәп булмаганын аңлагач, эш эзли башладым.
Бервакыт тәнәфес вакытында институт коридорында каршыма танышым очрады. Аннан башкалада ничек һәм кайда эшкә урнашу мөмкинлеге хакында сораштырдым. Шулвакыт таны­шымның дусты Әнвәр Нургалиев пәйда булды. “Менә, Әнвәр сиңа ярдәм итә алачак”, – диде ул миңа.

Чынлап шулай булып чыкты да. Әнвәр шул ук кичтә миңа: “Вәсилә, шунда-шун­да барып кара әле, бәлки, барып чыгар”, – диде. Мин “Түлиләрме?” дип кенә сорадым. Кайда һәм кем булып эшкә урнашачагымны да белмичә, ул биргән адрес буенча киттем. Бу адрес буенча бэк-вокалисткалар кастингы уздырыла иде. Мин чират көтеп утырам. Бервакыт бүлмәгә кара күзлек кигән Айдар Галимов килеп керде. Миңа чыгыш ясарга чират җитте. Бераз каушап калган булсам да, ярыйсы килеп чыкты. Тавышымны ошаттылар. Эш тәҗрибәм бармы, инглиз телен беләмме – шулар белән дә кызыксындылар. “Айдар” студиясенә эшкә урнашканымны сизми дә калдым.

Айдар Галимовның яңа сезон концертлары башланды, берничә район-шәһәрдә булганнан соң, туп-туры Мәс­кәү­гә киттек. Ә бит Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясау төшкә дә кергәне юк иде!

Кайгыларымны инде кичердем дигән­дә генә сеңлем вафат булды. Бу коточкыч вакыйгадан соң ниләр булганын бөтенләй хәтерләмим. Барысы да томан эчендә... Укуга да йөри алмадым, ярый әле укытучыларым хәлемә кереп, диплом эшен якларга ярдәм итте.

Бераз һуш керә башлагач, концертымны уздырырга уйладым. Бу инде үземне “саздан чыгару” максатыннан эшләнде. Бернинди рекламасыз билетларым ике атна алдан сатылып беткән иде, тамаша тулы зал белән үтте. Моң-зарымны тамашачыга сөйләп, иҗат кичәмне алар алдында елый-елый уздырдым. Шул концерт яшәргә дәрт бирде, аякка бастырды...”

Интервьюларда бүгенге шәхси тормышын бик ачып бармады ул. Кияүгә чыгуы, улы тууы хакында да яңалыклар шундук ишетелмәде, аларны “сарафан радиосы” гына җиткерде. Күрәсең, күз тияр дип, сөйләп барырга ашыкмагандыр. 2012 елгы әңгәмә вакытында да кыскача гына әйтеп узды.

“Ирем Илгиз бөтенләй башка өлкәдән, ул – төзүче. Үз гаиләмне булдыру теләге көчле иде, шуңа күрә аңа: “Теләсәң, сәх­нәдән китәм, өйдә генә утырам”, – дип әй­теп карадым. Ләкин ул сәнгатькә миннән дә ныграк гашыйк кеше булып чыкты, иҗатымны дәвам итүемне теләде”.

Шәхси тормышын яктыртырга ашыкмаса да, каенанасы турында сөйләргә ярата иде. Аңлавымча, алар һәрвакыт бергә иде, ул аны үз әниседәй күрде.

“Мин үз янымда әти-әниле ир-ат булуы хакында хыяллана идем. Илгизнең әти-әнисе дә, әби-бабасы да исән-саулар. Мин аларны чын күңелдән яратам, хөрмәт итәм”.

Вәсилә ире белән шәһәр читендә йорт алып, шунда күченә башлаганнар иде. Узган җәйне анда уздырды. Каенанасы белән ураза тотканы хакында да сөйләгән иде.

“Быел яңа йортыбызга күчендек. Башта, фатирны калдырып, шәһәр читенә күченү бераз курку, икеләнү хисе тудырды. Моңа кадәр, ни сәбәпледер, шәхси йорт­та яшәү күбрәк өлкән буын кеше­ләренә килешәдер, дип уйлый идем. Ялгышканмын: үз йортыңда, үз ихатаңда яшәү бик күңелле икән! Җәй буе өйне ямьләндерү эшләре белән мәшгуль булдык. Яшелчә­ләрне башка бакчабызда үстерәбез, ә монда бары тик чәчәкләр, җиләк-җимеш­ләр утырттык.

Аллаһыга шөкер, Рамазан аен матур итеп үткәреп җибәрдек! Әни белән уразада булдык. Шәһәрдә яшәп, ураза тотучыларга Аллаһ ярдәм бирсен! Яшеллек арасында яшәгәч, эссе көннәрне дә җиңел үткәрдек. Сәхәр, ифтар ашларына тәмле ризыклар әзерләп, һәр яңа көнгә сөенеп яшибез”.

Тормышының иң зур куанычы – улы Кәрим иде. Аңа шушы көннәрдә биш яшь тулачак.

“Әлегә Кәримнең иң кызык мәле, шуңа да һәрвакыт янында булырга тырышам. Әлегә концертлар белән дә мәш килмим, әллә нигә бер гастрольгә чыгасы булса да гаиләбез белән бергәләп барабыз. Ул чын егет булып үсә: аңа техникадан башка бер нәрсә дә кызык түгел. Гаиләм барлыгы, улым белән бәхетлемен. Минем өчен бу тормышта сәхнә иң мөһиме түгел. Гаиләмнең иминлеген саклап калу өчен сәхнәдән ике дә уйламый баш тарта алам!”

Гаиләсен ул, чынлап та, мөһимрәк күрде. “Солянка” дип аталган катнаш концертларда ул сирәк күренде, үз концертын да әллә нигә бер генә оештырды, анысын да, үзе әйтмешли, “саздан чыгу”, тамашачылар белән кайгысын уртаклашу өчен генә.

Ә бит узган ел аның өчен нинди уңышлы булды! Тәүдә “Башкортстанның атказанган артисты” исемен алды, аннары – Татарстанныкын. Берничә клип та төшерде. Икенче баласына авырга калды... Кызганыч... Бала тапканда җан биргән хатын-кызга оҗмах ишекләре шундук ачыла, диләр. Шулай гына була күрсен иде, авыр туфрагы җиңел булсын!
Читайте нас: