Мамлиевлар икесе дә бар гомерен иң изге һөнәрләрнең берсенә – укытучылык эшенә багышлаган бик тә хөрмәтле кешеләр. Аларның мәгариф өлкәсендә уртак эш стажы бер гасырга якын! Моңа өстәп, шуның кырык елын Вилюр Дәүләтша улы үз иңнәрендә Каргалы урта мәктәбе директоры йөген дә тартып алып бара, Пәүзә Мөхәммәтдин кызы исә 43 ел дәвамында биредә үк балаларга урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Шуңа да Благовар төбәгендә Мамлиевларга һәркем зур хөрмәт белән карый, күпсанлы укучылары, тәрбияләнүчеләре төпле белем биргәннәре, тормышта сынмаслык ныклы канат куйганнары, адашмаслык туры юл күрсәткәннәре өчен алар алдында зур түбәнчелек белән баш ия.
Баксаң, аларның шундый хөрмәтле һәм зур уңыш-казанышлар белән үрелеп барган хезмәт юлы башы һәм гаилә тарихы бүген инде еракта калган узган гасырның 50нче еллары азагы-60нчы елларына барып тоташа. 1936 елда Кыйгы районының Еланлы авылында дөньяга килгән, урта мәктәптән соң Башкортстан дәүләт университетын бик уңышлы тәмамлаган чая кыз һәм өметле яшь белгеч Пәүзә Мөхәммәтдин кызын юллама буенча Благовар районына эшкә җибәрәләр. Шушында очрата да инде ул үзенең гомерлек юлдашы – Вилюр Дәүләтша улын. Әйткәндәй, Вилюр Мамлиев, шулай ук, Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган белгеч буларак, бу вакытта укытучылык эшендә ярыйсы тәҗрибә тупларга өлгергән була. Һәм менә 1960 елда Благовар төбәгендәге тормышка ямь һәм нур өстәп, хезмәт һәм яшәү дәрте ташып торучы булдыклы яшьләр, уртак мәхәббәтләрен маяк итеп, гаилә учагын кабыза. Ул вакыттан инде 56 ел үтеп китсә дә, Мамлиевлар бүген дә бер-берсенә сөю-наз тулы күзләр һәм чиксез хөрмәт-ихтирам белән бага. Ә бит шушы чорда баштан ниләр генә узмаган да, ниләр генә кичерелмәгән?! Уртак мәхәббәттән җылынган гаилә кочагында дүрт бала үсеп җитеп, бүген инде үзләре тәҗрибәле әти-әни корына кергәннәр, аларның күпсанлы балалары – оныклар уңыш-казанышлары, хәстәрлекле мөнәсәбәте белән сөендерә. Балаларның һәркайсы тормышта үз урынын табуы, күркәм эшләре белән хөрмәт һәм ихтирам казануы үзе үк ата-ананың йөзен билгеләүче күрсәткеч булып тора. Шөкер, бу җәһәттән дә Мамлиевларның йөзе кызарырлык түгел. Ул-кызларының һәркайсы тормышта һәм биләгән эш урыннарында әти-әни ышанычын, төпле гаилә тәрбиясен ныклы аклаганнар!
Ә инде хезмәттә яуланган казанышларны санап чыгар өчен генә дә ярыйсы гына вакыт сарыф итәргә кирәк. 56 ел гомерен фидакарь хезмәткә багышлаган Вилюр Дәүләтша улы Благовар районында һәм республикада мәгариф өлкәсен үстерү юнәлешендә күпьяклы һәм үрнәкле эшчәнлеге өчен СССРның һәм РСФСРның мәгариф отличнигы, БАССРның атказанган укытучысы исемнәренә, күпсанлы медальләргә, мактау грамоталарына лаек булган.
Бар гомерен балаларга урыс теле һәм әдәбиятыннан белем бирүгә багышлаган, шул рәвешле күпме буын благоварлыларга тормышта үрләр яуларга ныклы очар канат куйган Пәүзә Мөхәммәтдин кызының фидакарь эшчәнлеген дә дәүләт югары бәһаләгән. Ул РСФСР һәм БАССР Мәгариф министрлыкларының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, “Өлкән укытучы”, “Хезмәт ветераны” исемнәре белән билгеләнгән. Ә бар гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган абруйлы педагогларның эшчәнлегенә иң зур бәһа – әлбәттә, күпсанлы укучыларының рәхмәте, аларның тормышта үз юлын табуын һәм җәмгыять үсешенә лаеклы өлеш кертүен күрү!
Бу көннәрдә Мамлиевлар йортында зур бәйрәм – барлык балалары, оныклары, туганнары, якыннары, дуслары, күпсанлы рәхмәтле укучылары һәм якташлары Пәүзә Мөхәммәтдин кызының 80 яшьлек күркәм юбилеена җыела. Әлбәттә, бу көнне аның исеменә бик күп изге теләкләр, рәхмәт сүзләре әйтеләчәк. “Иң мөһиме – әти-әниебез алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт булып, аларга балаларының, оныкларының, якыннарының кадер-хөрмәтенә төренеп, тагын озын-озак еллар бәхетле, тигез, имин гомер кичерергә язсын!” – ди бу уңайдан һәркемнең уртак теләген җиткереп уллары Ирек Мамлиев. Амин, шулай булсын!