+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 гыйнвар 2016, 02:00

Мәсьәләләрне җавапсызлык һәм башбаштаклык тудыра

Баш федераль инспектор үткәргән гражданнарны кабул итү шундый фикер калдырды.Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Андрей Чечеватов Русия Президентының Уфадагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте, җәмгысы сигез мөрәҗәгатьне карады. Мөрәҗәгать итүчеләр, нигездә, социаль мәсьәләләрне – юл, законсыз төзелешләр, транспорт хезмәтләндерүе өлкәләрендәге проблемаларны күтәрде.

Әйтик, Уфа районының Крючевка авылында яшәүчеләр иң якындагы Урыс Юрмашы авылына кадәр 2,2 километр юлны төзекләндерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Алар белдерүенчә, “Башнефть” компаниясенең зур йөк машиналары юлны бертуктаусыз изү нәтиҗәсендә, ул тәмам йөрмәслек хәлгә килгән. Үз чиратында, Андрей Чечеватов мөрәҗәгать итүчеләрне бу мәсьәлә буенча комплекслы тикшерү үткәре­ләчәгендә һәм гаеплеләргә карата тиешле чаралар күреләчәгендә ышандырды. Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетына һәм Уфа районы хакимиятенә мәсьәләне хәл итү юлларын табарга һәм күрелгән чаралар турында җавап бирергә кушылды. Әйткәндәй, әлеге участокта юл салуга 25 миллион сумлык смета төзелгән дә инде, бүген аны финанслау чыганаклары эзләнә.

Башкаланың Киров районында яшәүчеләрне аларның йорт ихатасында законсыз төзелеш алып барылуы борчый. Төзүче компаниягә бер кат­лы бина салырга рөхсәт бирелсә, алар инде өченче катка җиткән.
Әлеге мәсьәләдә шәһәр властьларының позициясе катгый булырга тиешлеген сызык өстенә алып, Андрей Чечеватов: “Рөхсәт юк икән – төзелеш­не сүтәргә кирәк”, – дип белдерде. Бу җәһәттән, Уфа шәһә­ре прокуроры Владлен Михайленко билгеләвенчә, 5 фев­ральгә кадәр төзүче фирмада тикшерү үткәреләчәк. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк.

Ә менә башкаланың Инорс бистәсендә яшәүчеләрне йорт­ларның бер-берсенә терәлеп диярлек салынуы, моңа өстәп, ихата эченнән автомобиль юлы үтү хафага сала. Моңа бәйле Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Хөсәенов транспортны ихата террито­рия­сеннән чыгару өчен юл чишелеше төзүгә әлеге вакытта акча чыганаклары эзләнүен белдерде. Ул әлеге проблеманы агымдагы елның 1 сен­тяб­ренә кадәр хәл итәргә вәгъдә бирде.

Иске Турбаслы авылында яшәүчеләр үзләрен хезмәтлән­дерүче “Башавтотранс” предприятиесе автобусларының салкын булуына зарлана. 9нчы маршрут автобусының йөрү графигы да аларны канәгать­ләндерми. Мәсьәлә Баш федераль инспектор дәрәҗәсендә күтәрелгәннән соң, “Башавтотранс” предприятиесе директоры Тимур Алкаев ялларда хезмәттәшләре катнашлыгында әлеге маршрут пассажирлары белән очрашачагына, аларны тыңлаячагына һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча тиешле чаралар күреләчәгенә ышандырды.

Башкаланың Сипайлово бистәсендәге “Кашкадан” күлен чистартуга бәйле мәсьәлә дә агымдагы елның җәендә хәл ителәчәк.

– Җәй җиткәч, күлдә насос станцияләре урнаштырылачак, шул рәвешле су күләме сизелерлек күтәреләчәк. Күл бөтен­ләй башка тормыш белән яши башлаячак, – диде бу уңайдан шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Хөсәенов.

Кабул итү барышында, шулай ук, торак-коммуналь хуҗа­лык, биналарны капиталь тө­зек­ләндерү, яңа микрорайоннарга су кертү мәсьәләләре дә күтәрелде. Аларның һәр­кайсы контрольгә алынды һәм мөрәҗәгать итүчеләргә анык җаваплар җиткерелде.

Бер нәрсә уйландыра: үз­ләрен борчыган мәсьәләне Баш федераль инспектор дә­рә­җәсенә чыгарганчы мөрәҗә­гать итүчеләрнең күпчелеге бу хакта урындагы үзидарә органнарына җиткергән булган. Ни аяныч, алар хәзер генә нәтиҗәле чишелеш тапты. Димәк, республикада урындагы үзидарә органнарының эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрү, ачыклыгын арттыру, аларны халыкка йөз белән бору мәсьәләсе бүген дә көнүзәк булып тора.
Читайте нас: