Форумны Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән Уфа шәһәре “Ихлас” мәчетенең попечительләр шурасы, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Чарада Мәскәү шәһәреннән, Чечен, Дагстан, Коми республикаларыннан, Саратов, Ырынбур өлкәләреннән, Пермь краеннан мөселман дин әһелләре катнаша. Барлык кунаклар өчен Уфа һәм аның истәлекле урыннары белән таныштыру максатында экскурсия үткәреләчәк.
Фестиваль берничә мәртәбәле чарадан тора: М. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музеенда күргәзмә, “Ислам сәнгате һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый потенциалы” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция, “Мирас” галереясында Айдар Гәрәев һәм Җәмил Әхмәтгалиевның “Рух геометриясе” дигән каллиграфия күргәзмәсе, Халыкара каллиграфия, ягъни хөсне хат — “матур язу” һәм шәмаил конкурсы.
Оештыру комитеты рәисе, жюри әгъзасы, рәссам Айдар Гәрәев сүзләренә караганда, каллиграфия һәм шәмаил конкурсына 54 катнашучыдан 250 эш кабул ителгән. Санкт-Петербург, Владимир, Екатеринбург, Казан, Махачкала, Грозный, Русиянең башка шәһәрләреннән, шулай ук, Беларусьтан рәссамнар үз эшләрен конкурска юллаган. Аларга М. Акмулла исемендәге БДПУ профессоры, билгеле рәссам Тәлгать Мәсәлимов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 27 февральдә М. Нестеров исемендәге музейда үтәчәк. Гран-при һәм беренче өч урынны яулаучыларга алтын, көмеш һәм бронза медаль, диплом, сертификатлар тапшырылачак.
М. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музеенда Иранның ике рәссамының һәм музейның үзендә сакланучы халык традицияләренә багышланган әсәрләр, каллиграфия үрнәкләре, мөселман галимнәренең һәм җәмәгать эшлеклеләренең портретлары, мөселман архитектурасын чагылдыручы пейзажлар, графика, скульптура, сынлы сәнгать әсәрләре куелган.
Фестиваль кысаларында үтәчәк фәнни-гамәли конференциядә Исламның һәм мөселман сәнгатенең тарихи, социаль-сәяси, мәдәни үсеше турында фикер алышу булачак. Анда тарихчылар, тел, әдәбият, сәясәт һәм дин белгечләре, философлар, социологлар катнашачак.