+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2016, 02:00

Ялган аракы сатуны тыю зарур

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Федерация Советының спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сатуга монополия кертү тәкъдимен хуплады. Тармакны дәүләт милкенә күчерү базарда (аеруча төбәкләрдә) сыйфатсыз продукция күләмен киметү һәм бюджет керемнәрен арттыру мөмкинлеге бирәчәк, дип исәпли проект әгъзалары. Суррогат алкоголь белән агулану һәм үлем очраклары ешаю әлеге тәкъдимне кертүгә этәргеч булды.

– Бүген дәүләт властеның техник спирт һәм ялган аракы әйләнешен күзәтүче органы юк, – дип билгеләде Константин Толкачев. – Еш кына, бәясе арзан булганлыктан, кешеләр шикле һәм сыйфатсыз аракы сатып ала. Агулану очрагында исә властька ризасызлык белдерәләр. Бу хәлдән чыгуның бер юлы буларак, аракыны дәүләт тарафыннан билгеләнгән нокталарда гына сату мөмкинлеге карала. Анда тиешле стандартларга ярашлы сыйфатлы продукция тәкъдим ителәчәк. Гражданнарның сайлап алу мөмкинлеге һәм хәвефсезлек ышанычы булачак.

Кайбер Европа илләрендә спиртны сатуга чыгару тәртибен (шул исәптән, шәхси предприятиеләрдән дә) федераль органнар көйли. Парламент Рәисе фикеренчә, бу Русия өчен дә үрнәк була ала.

Халыкның күпләп эчүенә һәм ялган продукция сатуга каршы көрәштә республика парламенты үткәргән чаралар да уңай нәтиҗә бирә. Сүз үткән елларда республиканың аерым торак пунктларында алкогольле продукцияне ваклап сатуны тыючы гамәлдәге закон нормаларын кабул итү турында бара. Мондый карар муниципаль берәмлекләр башлангычы белән халыктан сорау алу нәтиҗәләре буенча һәм Хөкүмәт карары нигезендә кабул ителергә мөмкин.

Күгәрчен районы Ялчы авыл Советының биш авылы шушы хокуктан файдаланырга карар итте. Район Советы бүген тиешле закон проекты әзерли. Парламент каршында төзелгән эшче төркем, районга чыгып, андагы халыкның җыеннарда үз авылларында спиртлы эчемлекләр сатуны тыю өчен тавыш бирүен ачыклады.

– Күгәрчен районы Ялчы авыл Советына караучы биш авыл халкының карары – аерым торак пунктларында алкоголь сатуны тыю хокукын гамәлгә ашыруның беренче мисалы, – дип ассызыклады Константин Толкачев. – Халык җыенында Дәүләт җыелышы-Корылтайга мөрәҗәгать кабул ителгән. Документ башта – профильле комитетта, аннары пленар утырышта каралачак. Алкоголь сатуны бөтенләй тыюның үз заманында файда бирмәвен яхшы хәтерлибез. Сүз спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү турында гына түгел, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм әлеге продукцияне сатуның заманга ярашлы тәртибен булдыру турында да бара.
Читайте нас: