+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2016, 02:00

Безгә “теплица шартлары” кирәкми!

9 февральдә “Бердәм Русия” сәяси партиясе Башкортстан бүлекчәсенең Төбәк сәяси советы утырышы үтте.

Партиянең төбәк бүлекчәсе секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Бөтенрусия сәяси партиясенең XV съездының беренче этабында кабул ителгән карарлар турында сөйләде.

Алдан тавыш бирү 22 майда иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр узачак. Шушы чараны үткәрүнең мөһим этаплары каралды. 15 февральдән праймеризда катнашу өчен гариза бирергә мөмкин. 10 апрель — документларны кабул итүнең соңгы көне, кандидатларны теркәү 15 апрельдә тәмамлана.

Константин Толкачев сүзләренә караганда, төп шартлар — кандидатларның үз-үзен күрсәтүе һәм дебатларда катнашуы.

— Съездда партия Рәисе Дмитрий Медведев “Бердәм Русия” кандидатларны “теплица шартларында” үстермәскә тиеш дип белдерде. Без тәкъдим иткән кандидатлар сүз һәм эш белән үзләренең өлгергән сәясәтче икәнен исбат итәргә тиеш, белә торып гамәлгә ашмаслык вәгъдәләр бирмәскә кирәк, — диде Константин Борисович.

Алдан тавыш бирүдә теләгән һәркем катнаша ала, партиядә әгъза булып тору мотлак шарт түгел. Кандидат моңа кадәр хөкемгә тарттырылмаска, шулай ук чит илдә активларга ия булмаска тиеш. 1 апрельгә кадәр алар килем һәм чыгымнары турында декларация тапшырырга тиеш.

Константин Толкачев агитация чорының үзенчәлекләренә дә тукталып үтте. Мәскәүдә үткән партия съездында көндәшләргә каршы пропаганда алып бару, бер-береңне пычратуны чикләү турында карар кабул ителгән.
Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча бирелгән тавышлар саны участокларга тавыш бирергә килүчеләр саныннан күбрәк булуы ихтимал. Бу бер кешенең берничә катнашучы өчен тавыш бирә алуына бәйле.

Праймериз нәтиҗәләре буенча рейтинглы исемлек төзеләчәк. Июньдә үтәчәк съездның икенче этабында Дәүләт думасына сайлауларда “Бердәм Русия” партиясеннән кандидатлар шушы рейтинг буенча билгеләнәчәк.
Читайте нас: