+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2016, 02:00

Халыкны нәрсә борчый?

Бөтенрусия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары ил җитәкчелеген җитди уйландырырга тиеш.Бөтенрусия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге, халык арасында сораштыру үткәреп, гыйнварда гражданнарны аеруча нык борчыган мәсьәләләрне ачыклаган.

Баштан ук шуны әйтергә кирәк, үзәк белгечләре билгеләвенчә, соңгы алты ай дәвамында өч төп өлкә — икътисад, инфляция һәм тормыш сыйфатының түбән булуына бәйле мәсьәләләр, гражданнар фикере буенча, иң кискен булып кала. Агымдагы елның гыйнварында исә әлеге исемлекне алар арасыннан икътисадтагы катлаулы хәлгә бәйле мәсьәләләр җитәкләгән. Атап әйткәндә, икътисадтагы хәлләр белән борчылу күрсәткече узган елның ноябреннән арта башлаган. Ул вакытта әлеге күрсәткеч 17 процент булса, гыйнварда 23 процентка җиткән.

Икенче урында — хаклар арту. Декабрьдә сораштыруда катнашучы­ларның 12 проценты моңа бәйле хәлне иң кискен проблема, дип санаса, гыйнварда бу сан 20 процентка җиткән.

Иң кискен мәсьәләләр исемлегендә өченче баскычны исә түбән хезмәт хаклары һәм яшәү сыйфатының түбән булуы били. Бу мәсьәлә 13 процент русиялеләрне борчый. Янә килеп эшсезлек — 12 процент, социаль сәясәт — 9 процент, тышкы сәясәт — 7 процент халыкны борчуга сала. Әлеге исемлеккә шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать торышы, пенсия реформасына кагылышлы мәсьәләләр дә кергән.

Шул ук вакытта

Ел башыннан Русиядә инфляция — 1 процент, Башкортстанда 0,8 процент күләмендә булган. 2015 елның гыйнварына карата агымдагы елның тәүге аенда куллану товарларына хаклар индексы илдә 9,8 процентка, Башкортстанда 8,1 процентка күтәрелгән. Аеруча, азык-төлек товарларына хаклар арткан. Мәсәлән, Башкортстанстат мәгълүматларына караганда, республика базарында сыр, сыер һәм зәйтүн майлары — 1,6-3,9 процентка, чәй, торт, шикәр, повидлолар — 2-4,6 процентка, бал — 7,4 процентка, бәрәңге — 2,7 процентка, сарымсак, чөгендер, суган, кәбестә, кишер — 1,9-5,5 процентка, кыяр — 7,6 процентка, алма, лимон, банан — 4,4-12,8 процентка, виноград һәм груша – 18,9-23,2 процентка кыйммәтләнгән. Алтын әйберләрнең, парфюмерия һәм косметиканың, чистарту чараларының, автомобильләрнең, көнкүреш техникасының да хакы арту күзәтелә.
Аның каравы, помидор, сосискалар, тавык ботлары, пилмән, дөге, карабодай, солы, башка ярмаларга хаклар берникадәр төшкән. Шулай ук өс һәм аяк киемнәрен, газ-мотор ягулыгын да 1,7 процентка арзангарак алырга мөмкин.

Хәзер ерак юнәлештәге поездларда да 11,5 процентка арзангарак утырып барырга мөмкин. Дөрес, шул ук вакытта халык күпләп йөргән электричкада юл хакының 4,9 процентка күтәрелүен дә билгеләп үтәргә кирәк.
Менә шундый бәяләр сәясәте. Алардан чыгып, ил халкын ни өчен тәү чиратта икътисад үсеше, югары инфляция һәм түбән тормыш сыйфатына бәйле мәсьәләләр борчыганы да аңлашыла төшә төсле...
Читайте нас: