Шамил Исламов Әфган сугышында бихисап тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашкан, яуларда күрсәткән батырлыгы өчен ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Ул, Дүртөйле шәһәренең 2нче мәктәбен тәмамлагач, В. П. Чкалов исемендәге очучылар әзерләүче хәрби авиация училищесына укырга керә, аннары 274нче истребитель-бомбардировщиклар полкында хезмәт итә. “Беренче класслы хәрби очучы” дигән исемгә лаек була.
-
1987 елда Шамил Лотфрахман улы Әфганстанга җибәрелә. Дәһшәтле әфган күгендә ул 300гә якын хәрби очыш ясый. Үзенә йөкләтелгән хәрби бурычларны да җиренә җиткереп үти, адәм баласы күтәрә алмаслык авыр минутларда да рух ныклыгын саклап калуы белән күпләргә үрнәк була.
— Әфганстан күңелемдә ачы әрнүләр калдырган һәм... бәхет бүләк иткән җир. Анда мин үземнең гомерлек сөюемне — булачак хатыным Валяны очраттым, — ди ул. — Валентина безнең хәрби ашханәдә эшли иде.
Әфган сугышы тәмамлангач, Шамил Исламов Германиядә хезмәт итә. Хәрби карьерасын тәмамлагач, Валентинасы белән туган Дүртөйле шәһәренә кайта. “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә гади слесарь булып эш башлый. Техниканы биш бармагы кебек белүче, булдыклы Исламовны тора-бара мастер итеп үрләтәләр. Ә 2012 елда героебыз тормышында тагын бер кискен борылыш була: аны Дүртөйле шәһәре мэры итеп тәгаенлиләр.
— Эшемне яратам. Якташларыма, туган шәһәремә хезмәт итә алуым белән бәхетлемен, — ди Шамил Лотфрахман улы. — Ә иксез-чиксез күк мине хыялымда һаман үзенә чакыра. Очучылар элекке булмыйдыр ул...