+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2016, 02:00

“Уникаль мирас сакланырга тиеш”

“Түгәрәк өстәл” утырышында билгеләнүенчә, әлегә бу җәһәттән хәл ителәсе мәсьәләләр бихисап.Тарихта шундый бер закончалык бар – икътисади көрчек вакытында халык сәнгатькә тартыла, нәкъ шундый чорда аның яңа юнәлешләре барлыкка килә, моңа кадәр булганнарына игътибар арта. Башкортстанның мәдәни тормышында да җанлану сизелә. Хәзерге җәмгыятьтә ул тагын да киңрәк урынны били һәм халыкның матди булмаган мәдәни мирасына барып тоташа. Ул туган тел, зәркән эшләнмәләр һәм башка халык кәсепләрен, халык авыз иҗатын, гореф-гадәтләрне, шулай ук башка бик күп тармакларны үз эченә ала.

Бөтен дөньяда барган глобальләштерү чорында аерым халыкларның үз йөзен саклап калуы аеруча мөһим. Бу һәркемгә үз-үзенә булган ышаныч һәм ихтирамны арттыра, милләтара низагларга китерүче психологик дискомфортка урын калдырмый һәм, ниһаять, җәмгыятьтәге сәламәт рухны саклап калуга зур йогынты ясый. Соңгы елларда бу мәсьәләгә дәүләт дәрәҗәсендә дә игътибар арта.

“Матди булмаган мәдәни мирас” термины 90нчы елларда ЮНЕСКО документларында күренә башлый, 2003 елда аны саклау буенча Халыкара конвенция кабул ителә. 2006 елда Русия Президенты Юлламасында Матди булмаган мәдәни мирасны саклау концепциясен һәм программасын булдыру бурычы куела. Әмма, бу мәсьәләгә кагылышлы закон проекты күптән әзер булса да, ул әлегә кадәр кабул ителмәгән.

Беренче карашка, мәдәни тормышны җанлан­дыруга кагылышлы документлар бихисап. Соңгы 20 елда Башкортстанда мәдәният өлкәсенә кагылышлы егермедән, туган телләр турында утыздан артык норматив акт кабул ителгән. Туксанынчы еллардан алып республикада “Озын көй” — башкорт, “Таусень” — урыс, “Туган тел” — татар, “Шачак сасси” — чуваш, “Мурпеллыдеш” — мари, “Лиго” — латыш, “Ханука” яһүд фестивальләре, башка бик күп мәдәни чаралар үтә.

Дәүләт җыелышы-Корылтайда узган “Башкортстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирасы: аны саклау һәм үстерү” дигән темага “түгәрәк өстәл”дә парламент Рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова: “Җәмгыятьнең ни дәрәҗәдә үсешкән булуы халыкның интеллектуаль дәрәҗәсенә бәйле”, — дип билгеләде. Ул кайбер матди булмаган байлыкларның югалуына карата борчылу белдерде. Лев Толстой орган тавышына тиңләгән өзләү сәнгате, чәчәннәр иҗаты гасырлар тузанында калмасын өчен бүгеннән зур тырышлык салырга кирәк. Республикада яшәүче халыкларның уникаль мәдәни мирасын саклау зарурлыгын ассызыклады Йомабикә Ильясова. Шушы максатта республикада Халыкара чәчәннәр бәйгесе оештыру көтелә. 2020 елда узачак Фольклориадада дөньяның 80 иленнән киләчәк 3 меңнән артык коллективка чыгыш ясау өчен мәйданнар әзерләнәчәк.

Шул ук вакытта иң зур рухи байлык булган туган телне саклап калуга җентеклерәк игътибар таләп ителә. Русия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законыннан милли компонентлар алыну моңа аеруча зур йогынты ясады. Статистика мәгълүматларына караганда, Русиядәге башкортларның өчтән бере Башкортстаннан читтә яши. Ул төбәкләрдә, туган телдә гәзит-журналлар чыгару, радио-телевидение тапшырулары оештыру читен булганга күрә, туган тел мохите тарая, ә мәктәпләрдә туган телдә белем алу мөмкинлеге булмау аның бөтенләй юкка чыгуына китерергә мөмкин. Шулай ук Русиядәге татарларның 2 миллионы — Татарстанда, калган 4 миллионга якыны — чит төбәкләрдә, шуның 1 миллионнан күбрәге Башкортстанда яши. “2014-16 елларга Татарстаннан читтә яшәүче татар халкының милли бердәмлеген саклап калу” максатлы программасына Татарстан бюджетыннан 90 миллион сум акча бүленгән. Ул тормышка ашырыла башлау белән иң беренче чиратта бу өлкәдәге хәл ителәсе мәсьәләләрнең көткәннән дә күбрәк булуы ачыкланган. Алар, асылда, туган телне саклап калуга кагыла.

Матди булмаган мәдәни мирасны саклап калу, аны үстерү — бүгенге көн таләбе. Бу җәһәттән илнең аерым субъектларында, шул исәптән Башкортстанда да, кайбер норматив актлар кабул ителә. Русия дәрәҗәсендә законнар кабул итү дә — көн таләбе.
Читайте нас: