+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2016, 02:00

Алар бездән көчлерәк!

Әйләнә-тирәбездә кулы, я аягы булмаган, саңгырау, церебраль паралич авырулы кешеләргә кызганып карыйлар. Ләкин гарип­лек, дөресрәге, мөмкинлекләр чикләнү — хөкем түгел, ә диагноз гына. Еш кына аяксыз кеше таш йөрәкле адәм актыкларыннан күпкә мәрхәмәтлерәк була.

Мин сезгә туганнан бирле бу дөньяның гүзәллеген бер генә тапкыр да күрмәгән кырык яшьлек ир турында сөйләмәкчемен. Ул беркайчан да ал шәфәкъ нуры, яшел яфракларга төренеп утырган агачлар, мең төсле чәчәкләр, чыклы үлән белән хозурланмаган. Ләкин кечкенә чагында әтисе баянда уйнарга өйрәткәннән бирле тирә-ягыбыздагы искиткеч тавышлар һәм музыка дөньясына үтеп керү сәләтенә ирешкән.

Равил Үзбәкстанда туган. Әти-әнисе, Зөлхиҗә белән Закир Хәйрул­линнар, туганнарына кунакка гына барган җиреннән шунда эшкә урнашып, яшәргә калган. Уллары Равил, кызлары Глүсә (хәзер ул Иранда яши) дөньяга килгән. Оныгының сукыр булып тууын иң беренче дәү әниләре ачыклаган. Азрак үскәч, Равилне гарипләр өчен махсус интернат-мәктәпкә биргәннәр. Анда ул Брайль әлифбасы буенча укырга өйрәнгән.

16 яшендә ул инде баянда уйнап, та­тар ансамблендә җырлап, сәхнә­ләрдә чыгыш ясап йөри башлаган. Музыка буенча махсус белем дә алган. Пластмасса төймәләр ябыштырып торучы (литейщик) булып эшкә урнашкан. Сөекле әтиләре дөнья куйгач, гаилә туган якларына күченеп кайтуны хуп күрә. Туймазы районының Ярмө­хәммәт авылында өй алып, 20 ел инде шушында яшиләр. Биш ел элек танышу игъланы буенча Равил Татарстанның Лениногорск районы Чәршәле авылы кызы Сирена Галимова белән таныша. Әнисе белән аны күрергә барган җиреннән алып та кайта. Бер-берсен бик ошаталар шул! Озакламый өйләнешәләр дә. Сирена да инвалид, диагнозы – ДЦП. Дөнья мәшәкатьләрен бергәләп җиңү җиңелрәк ләбаса. Әти-әниләре, туган-тумача бәрәңге, башка яшелчә үстерүдә ярдәм итеп тора икән. Кунакка да еш баралар, аларга да киләләр.

Равил иң якын дуслары итеп әнисе бүләк иткән баянны (Гөлҗиһан апага ул барысы өчен дә бик-бик рәхмәтле!) һәм “бумбокс” радиоприемнигын саный. Радиодан көйне тыңлый да ишеткәнен баянында уйный. Ярмөхәммәт мәдәният йорты директоры Вәкилә Әхмәтҗанова әйтүенчә, авылдагы бер концерт та Равилдән башка үтми. Репетицияләрне дә калдырмый икән үзе, һәр номерын зур тырышлык белән башкара. Клубка кадәр Сирена озата, кайтканда машиналы егетләр илтеп куя. Җырның сүзләрен дә хатыны белән бергәләп ятлыйлар. Равил татарча җырларны, урыс композиторлары һәм башкаручылары Виктор Цой, Игорь Тальков, “Земляне” репертуарын үз итә. “80-90нчы еллар көйләре хәзергедән күпкә моңлырак”, — ди ул.

Конкурсларда катнаша, республика һәм район бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. Иң зур җиңүе — Уфада узган Башкортстан Инвалидлар җәмгыя­тенең 25 еллыгына багышланган “Бергәләп барысын да булдырабыз!” фестивалендә 1нче дәрәҗә дипломга лаек булуы. Конкурсларда актив катнашканы өчен Туймазы шәһәре һәм Кандра авылы хакимиятләре берничә тапкыр Мактау хатлары тапшырган.

Сирена — аңа барлык эшендә дә ярдәмче һәм якын дус. Ул үзе дә бәйләм бәйли, конкурсларда призлы урыннар яулый. Бергәләп алар тәмле ризыклар әзерли, хуҗалык эшләрен башкара, чөнки Равил ишек алдында үзаллы иркен йөри. Бик бәхетле, дус гаилә! “Үрнәкле гаилә” дипломына алар юкка гына лаек булмаган инде! Барлык гарипләргә дә алар күңелгә ятардай үз шөгылен табарга киңәш бирә.

Алар белән әңгәмәләшкән вакытта икесенең дә күңеле бай булуын сизеп-тоеп торасың. Ә очрашудан соң: “Без, сәламәт кешеләр, адым саен язмышка зарланабыз. Ә гарипләр бездән көчлерәк тә, чыдамрак та”, дигән уй баштан чыкмады.

Данлыклы урыс язучысы В. Г. Короленконың “Сукыр музыкант” дигән повестен, бәлки, укыганыгыз бардыр. Шул әсәрдәге төп герой, тумыштан сукыр Петрга охшаттым мин Равил Хәйруллинны. Шундый ук зирәк акыллы, Ходай тарафыннан музыкант таланты бирелгән, әйләнә-тирә­сендәге ул беркайчан да күрмәячәк барлык нәрсә белән дә кызыксынучан бу егет тормышта бәхетен тапкан. Беренчедән, ул музыкага үлеп гашыйк. Икенчедән, гаилә бәхетен, фәрештә сыман Сире­насының җылы мө­нәсәбәтен татыган. Алдагы көннәрендә дә шулай иңгә-иң куеп яшәсеннәр иде!

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА,
Кандра авылы
Читайте нас: