+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2016, 02:00

Сәфәр иминлеге, хәвефсезлек алар иңнәренә йөкләнгән

Республика полицейскийлары моның өчен киеренке хезмәт сала.Сәфәрдә йөрүчеләр тимер юл станцияләрендә һәм вокзалларда, Уфа аэропортында, елга портында полиция хезмәткәрләренең күплегенә күнегеп беткән. Алай гына да түгел, соңгы чорда, террорчылык актлары куркынычы гаять нык үсеп, дөньяны чолгап алгач, пассажирларны нәкъ менә полиция киемендәге тәртип сакчылары хәтта ишек төбендә үк каршы ала. Алар – юл транспорты полициясе хезмәткәрләре. Тимер, һава һәм су юллары транспортында тәртип һәм хокук саклау, хәрәкәт һәм пассажирлар хәвефсезлеген тәэмин итү нәкъ менә аларга йөкләтелгән.

Читайте нас: