+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2016, 02:00

Фән һәм производство бәйләнештә булырга тиеш

Республика йортында Рөстәм Хәмитов Башкортстан Башлыгы каршындагы Фәнни совет утырышын үткәрде. Анда Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәген үзгәртеп кору һәм республиканың технологик башлангычын гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

Төбәк җитәкчесе Советның власть, фәнни берләшмә һәм бизнесның бердәм эшчәнлеген көйләү, конструктив карарлар чыгару өчен төзелүен билгеләде. Рөстәм Хәмитов аның эшчәнлеге нигезен тәшкил итәргә тиешле берничә төп юнәлешне билгеләде. Мәсәлән, фән дәүләт һәм җәмгыять алдындагы бурычлардан аерым гына, үзаллы үсеш ала алмый. Ул халык мәнфәгатен чагылдырырга, аның киләчәген һәм мөмкинлекләрен киңәйтүгә, тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелергә тиеш. Шуңа күрә тар профильле тармак белгечләрен киң белемле фәнни хезмәткәрләр белән алыштыруны тизләтү, төрле фәннәрнең бер-берсенә йогынтысын көчәйтү зарур.

– Төп игътибарны республика икътисадының көндәшлеген, сәнәгатьнең инновацион мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлтү мөһим, – диде Рөстәм Хәмитов. – Санлы, аддитив технологияләрне кертү, безнең компанияләрнең чит ил предприятиеләренә бәйлелегеннән арыну зарур.

Төбәк Башлыгы фән һәм җитештерүнең тыгыз бәйләнештә булырга тиешлеген ассызыклады. Шул исәптән, ул чит ил продукциясен үзебезнеке белән алыштыруны тизләтү кирәклеген билгеләде.

– Бүген республикада нефть-газ-химия, машина төзү, геофизик, 3D-прототиплаштыру, сәнәгать роботлары төрендәге кластерлар үсеш ала. Фән белән шөгыльләнү, предприятиеләрдә яңа проектларны гамәлгә кертү, заказларны үтәү өчен технополис төзү тәкъдим ителде, – диде Рөстәм Хәмитов. – Фәнни, инновацион һәм инжиниринг оешмаларын берләштерү максатында Фән һәм технологияләр йорты төзү мәсьәләсе карала.

Республика җитәкчесе әйтүенчә, Советның бурычларына фәнни коллективларны дәртләндерү чараларының нәтиҗәлелеге сыйфатын күтәрү дә керә. Шул ук вакытта, мондый оешмаларга максатлы ярдәм күрсәтелергә тиеш.
– Актив эшләүче уңышлы фәнни үзәкләр барлыгын беләбез. Аларга ярдәм күрсәтергә кирәк. Ләкин перспективасызлары да бар, аларга күпме ярдәм итмә, нәтиҗәсе булмаячак, – дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. – Шуңа күрә Советның бурычы – шәхси яисә һөнәри мәнфәгатьләрне исәпкә алмыйча, оптимальләштерү, үзгәртеп кору, берләштерүне таләп итүче оешмаларны объектив һәм гадел билгеләү. Фәнне үстерү өлкәсендәге дәүләт сәясәте уйланылган һәм нәтиҗәле булырга тиеш.
Читайте нас: