Чарада Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, республика киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре — барлыгы 142 кеше катнашты, Агентлыкның узган ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, тармак алдына яңа бурычлар куелды.
Агентлык җитәкчесе Борис Мелкоедов әйтүенчә, узган ел мәгълүмат чаралары өчен вакыйгаларга бай булды. Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитлары, Бөек Җиңүнең юбилее, Әдәбият елы, урындагы үзидарә органнарына сайлаулар кебек мөһим вакыйгалар киң яктыртылды. Республиканың киңкүләм мәгълүмат чараларыннан телевидение иң зур популярлык яуласа, икенче урында – Интернет-чыганаклар, өченчедә радио һәм гәзит-журналлар тора, диелде. БСТ каналы Русиядәге төбәк телеканаллары арасында популярлык буенча бишенче урынны били.
Утырышта “Башкортостан” телерадиокомпаниясе директоры Галим Якупов, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты генеральный директоры Венера Хәкимова, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы генеральный директоры Максим Ульчев, “Башкортостан” гәзите баш мөхәррире Азамат Юлдашбаев һәм башкалар чыгыш ясады.
Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов журналистларның саммитлар вакытында күрсәткән югары профессиональ эшчәнлеген бәяләде. Шул ук вакытта, тармак хезмәткәрләрен яңа заман сулышын тоеп яшәргә чакырды.
Утырыш ахырында Борис Мелкоедов министрлыклар һәм ведомстволарның матбугат секретарьлары белән очрашты.